Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:38

Карадҗич яклаучыдан баш тартты


Һаагтагы элекке Югославия өчен тезелгән халыкара мәхкамәдә элекке боснияле серб җитәкчесе Радован Карадҗич өстеннән мәхкамә эше дәвам итә. Бүген ул яклаучыдан баш тартуы һәм бар 11 гаепләүдән дә үз-үзен якларга җыенуын әйтте. Карадҗич, мәхкамәгә өченче тапкыр килүендә, ил "күрсәтмә" һөкем итү эшен алып бара, дип тәнкыйть белдерде. Карадҗич, геноцид, кешечелеккә каршы җинаятьләр һәм башка гамәлләрдә гаепләнә. Карадҗич, быел Белградта кулга алынганчыга кадәр, бер дистә елдан артык качып йөрде.

XS
SM
MD
LG