Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:16

Мәскәүдә Рамазан аеның икенче яртысында һәр көнне Рамазан чатыры эшләячәк. Чатырда Татарстан көне 25 сентябрьгә билегеләнгән.

Мәскәү мөселманнарына Рамазан чатырын ике ел элек, Төркия башкаласы Анкара шәһәре мэры бүләк иткән иде. Рамазан чатырында ифтар ашлары уздыру традициягә кереп бара. Быел өченче тапкыр инде, Рамазан аеның икенче яртысында, ягъни 16 сентябрьдән «Баш ию» тавындагы «Шәһәдәт» мәчете янында 300 кеше сыйдырышлы Рамазан чатыры эшли башлады. Чатырның ачылышын Русиянең мөфтиләр шурасы, «Надежда» фонды һәм Мәскәү хөкүмәте оештырган иде.

Чатырның тантаналы ачылышына төрле мөселман илләре илчеләре, дәүләт думасы депутатлары, башка дин вәкилләре һәм гади мөселманнар да чакырылган иде. Шулай ук чатыр ачылышында Ислам конференциясе оешмасында Русия вәкиле итеп билгеләнгән Камил Исхаков, Төркиянең Русиядәге илчесе Хәлил Акынҗы, Истанбул мөфтие Мостафа Чагрыҗи да катнашты.

Оештыручылар бу чара уздыруның максатын диннәрара, мәдәниятара мөнәсәбәтләрне үстерүдә күрәләр. Тантаналы ачылышта кунакларны сәламләп Равил хәзрәт Гайнетдин чыгыш ясады. Ә инде Истанбул мөфтие Мостафа Чагрыҗи үз тәэсирләре белән бүлешкән вакытта намазга чакырып азан яңгырады. Истанбул мөфтие Русиядә мондый чара уздыруны шаккаткыч хәл дип атады. Һәм иртәгә биредә Төркия көне дип, ифтарга да чакырды. Көннәр инде бүленеп куелган. Алга таба Казахстан, Дагыстан, Таҗикстан көннәре узарга тиеш. Ә Татарстан көне 25 сентябрьгә билгеләнгән.

Ифтар кичәсендә авыз ачудан башка һәр милләт үзенең сәнгать осталары чыгышын да тәкъдим итә. Биредә күпчелек вакытта дини эчтәлекле җырлар һәм мөнәҗәтләр яңгырый. 16 сентябрьдә тантаналы ачыш вакытында һәр дин вәкиленә Рамазан чатыры ачылышын сәламләү мөмкинлеге бирелде.

Шунысы да кызыклы дип әйтергә була, проваслав дин вәкилләре башка елларда түшләрендәге тәреләре белән чыгыш ясаган булсалар, быел чыгыш ясаучының түшендә андый әйбер юк иде. Килгән халык аны үзенчә, бәлки мөселманнарга хөрмәт йөзеннән алып куйгандыр, дип фаразлады.

Ә менә яһүд дине оешмалар конгрессы җитәкчесе Зиновий Коган, безнең халыклар бер-берсенә бик охшаган икән, бездә дә раввиннар чыгыш ясаганда хатын-кызлар сөйләшеп утыра, сездә дә имам чыгыш ясаганда хатын-кызлар сүзен туктатмады, диде.

“Ә менә сезнең дини кануннарда безнекеннән аерма зур. Рамазан аенда, ягъни ураза аенда бер яхшы эш 700 яхшы эш эшләгәнгә санала, әҗере дә шулай билгеләнә. Ә без алай ук юмарт түгел”, дигән шаяртуы белән Зиновий Коган үзенә алкышлар да алды.

Камил Исхаков (c), Хәлил Акынҗы, Равил хәзрәт Гайнетдин, Мостафа Чагры

Чатыр ачылышында Русиянең Ислам конференциясе оешмасына күптән түгел генә вәкил итеп билгеләнгән Камил Исхаков та бар иде. Ул үзенең эшкә керешүен, Җиддәгә барып кайтуын, Ислам конференциясе оешмасы җыелышында катнашуын, Ислам Банкы вәкилләре белән дә очрашуын әйтте. “Ислам конференциясе оешмасы үзенең утырышларын уздыра торган зур зал диварларында элеккеге генераль секретарьләрнең фотосурәтләре, шулай ук Мәккә, Мәдинә шәһәр күренешләре дә бар. Минем өчен шунысы да гәҗәп булды, шул рәсемнәр янында Казан шәһәре манзарасын сурәтләгән рәсемнәр дә куелган иде. Әлегә Җиддә шәһәрендә безнең өчен берни дә әзерләнеп куелмаган. Биналар да, офислар да юк. Барысын да оештырырга, эшләрне беренче баскычтан башларга туры киләчәк”, диде ул сүзен тәмамлап.

Быел Рамазан бәйрәм концерты 8 октябрьдә Чайковский исемендәге концерт залында узарга тиеш. Бәйрәмгә чит илләрдән дә, шул исәптән Кытайдан да күп санлы вәкиллек көтәбез, диде Равил хәзрәт Гайнетдин.

XS
SM
MD
LG