Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:14

Американың финанс даирәсе аксакалы, үзәк банкның элекке рәисе Алан Гринспен моны "гасырга бер була торган финанс кризисы" дип атады.

Кыйммәтле кәгазь базарларында ширкәтләр, банклар үз кыммәтләрен югалта. Дүшәмбедә Американың Lehman Brothers инвестиция банкы банкрот булды. Сишәмбедә дөньяның иң эре иминият ширкәте AIG төркеме акцияләре 60% арзанайды. Шушы "ишелү чылбырын" өзү нияте белән Кушма Штатларның үзәк банкы чәршәмбедә бу ширкәткә $85 миллард кредит бирергә карар итте.

Әлегә белгечләр узган гасырның 30нчы елларында кулланышта булган "Бөек төшенкелек" кебек сүзләрдән тотылып тора. Әммә кыйммәтле кәгазь базарында "домино" күренеше инде күзәтелә.

Домино күренеше

Дүшәмбедә Американың иң эре инвестиция банкы Lehman Brothers банкротлыгын игълан иткәч, хакимиятләр, банк тармагы үз проблемын үзе хәл итсен дигәндәй, ярдәм кулы сузмады.

Әммә сишәмбедә дөньяның иң эре иминият ширкәте булган Ameriсan International Group төркемнең акцияләре ишелеп төшкәч, хакимиятләр ашыгыш чаралар күрергә булды. Эш шунда ки, бу иминият төркеменә бик күп башка ширкәтләр һәм банкларның эшчәнлеге бәйләнгән.

"Бу бит Уолл-стрит. – ди Даян Томас, Уолл-стрит белгече. – AIG белән һәркем эш итә. Аларның юкка чыгуы һәркемгә сугачак. Ни дәрәҗәдә, әлегә беркем дә әйтә алмый, ләкин бу бик яман була ала."

АКШ үзәк банкы AIG төркеменә $85 миллиард кредит бирергә карар итте, төркемнең 80% акцияләренә алмашка. Белгечләр әйтүенчә, бу акцияләр ел башыннан инде 92% кимегән.

Кризис дөньяга тарала

AIG ширкәтенең бар дөнья буйлап, бигрәк тә Азия илләрендә миллионлаган мөштәрие бар. Хәзер ширкәт аларны тынычландырырга тырыша. Ләкин AIG полисларын тотучылар ышанмый, килешүләрен өзеп, булган акчасын алырга, дип чиратка тезелә.

"Американнар ярдәм итәбез дисә дә, бу әле AIG ишелми дигән сүз түгел. – ди ширкәтнең Сингапур бүлегенә килгән Йонг. – Һәркем монда акчасын алырга тора. Бүген әле бирәләр, ә иртәгә, өч көннән ни булыр? Бөтен Сингапур акчасын ала башласа, алар күпмегә чыдар?"

Америкада барган финанс кризисы башка илләргә дә китереп сукты. Сишәмбедә дөньяның барлык финанс базарлары минуска чыгып ябылды. Үзәк банклар бу төшенкелеккә каршы чаралар күрә. Япония үзәк банкы $25 миллард, Европа үзәк банкы $70 миллиард бүлеп бирде.

Татнефть акцияләре 22% төште

Бар дөньяда барган финанс кризисы Русия белән Татарстанны да читләтеп узмады. Чәршәмбедә Русиянең кыйммәтле кәгазь базарында Татнефтьнең гади акцияләре 22%ка төште. Акцияләр бәясе кисәк төшү сәбәпле сатулар туктатылды.

Татарстанның икътисад министры Марат Сафиуллин, республика бу кризистан исән-имин чыгачак, дип ышандырды. Шулай да, кризисның кайтавазы бар. Чит ил инвесторлары салган акчаларын кире ала. Бу безнең ширкәтләрнең дә бәясен төшерә. Биржада әйләнгән андый ширкәткәр 6 гына һәм аларның акцияләре берләштерелгән. Шуңа күрә зур зыян булмас, диде министр.

Русия рәсмиләре дә халыкны тынычландырырга тырыша. Премьер-министр Владимир Путин, Русия бу кризисны тыныч үтәчәк дип ышандырды.

Чәршәмбедә финанс министрлыгы Русия базарына ярдәмгә тагын 350 миллиард рубль бирергә карар итте. Сишәмбедә 475 миллиард бүленгән иде. Шулай итеп, ярдәмнең күләме Русиядә дә шактый зур санга җитте - $33 миллиард чамасы.

XS
SM
MD
LG