Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:29

Израильдә хакимияттәге Кадима партиясе әгъзалары яңа җитәкчене сайлады. Сайлауда илнең тышкы эшләр министры Ципи Ливни җиңде.

АКШ алга сөргән Якын көнчыгышта тынычлык сөйләшүләрендә Израиль арадашчысы Ливни, чиктәш ике ил арасында корал чишә алмаган бу низагның бары тик сөйләшүләр аша хәл ителәчәгенә ышана. Бу максатта ул Көнбатыш яр һәм көнчыгыш Иерусалимдә урнашкан Израиль хәрбиләренең бу җирләрдән чигенүе шарт дигән фикердә тора.

Ципи Ливни
Ливинең бу карашы аның бәйсез фикерләвенә бер дәлил дип фаразлана. Хәлбуки, Ливнинең әтисе Әйтан Ливни 1940 елларда Фәлестиндә, Британ көчләре белән күрәшкән "иргун" исемле яһүд милләтче хәрәкәтнең җитәкчесе иде.

Ливнинең әнисе дә иргун хәрәкәтенең әүзем әгъзасы булуын күз алдында тотканда Ливни, яһүдиләрнең изге китабы Тәүратта күрсәтелгән көнбатыш ятында үз эченә алган зур яһуди дәүләте ягъни "Зур Израильне" булдыру хыялында яшәгән бер гаиләнең йогынтысында үсә.

20 яшьләрендә Израильнең яшерен дәүләт күзләү идарәсе булган Моссадта эшләгән Ливни хәзер 50 яшендә өлкән сәясәтче.

Американың “Time” журналы аны дөнья сәясәтенә йогынты ясаган 100 кеше исемлегенә керткән иде. Ливни 1969-74 еллар арасында премьерлык вазифасын башкарган Голда Мәйрдән соң, Израильдә сайланган икенче хатын-кыз җитәкче булды.

Шаул Мофаз
Президент сайлавында икенче төп намзәт Шаул Мофаз исә Фәлестин низагында көндәше Ливнинең сәясәтеннән бөтенләй башка карашка ия. Элек армиядә эшләгән Мофаз соңыннан саклану министрлыгы вазифасына кадәр күтәрелгән иде. Эшкә хәрби менталитеттан караган Мофаз, Фәлестин низагында, башта Израильнең "көчле позиция" булдырырга тиеш дип ышана.

Израиль газеталарының берсенә биргән әңгәмәсендә Мофаз, сайланган очтракта низагны җитди сәясәт белән барлык мөмкинчелекләрне "реалистик" күзлектән чыгып эшләячәген әйтте.

59 яшендәге намзәт, башка Израиль сәясәтчеләрдән үзенчәлекле буларак Европада түгел, ә Иранда туган. Әгәр дә сайланса иде, Мофаз Израиль тарихында европалы булмаган беренче премьер булачак иде,

Иранда туып үскән Мофаз, Ираннынг атом тырышлыкларына катгый каршылык белдерә. Әгәр "коралсызландыру өчен сугышу кирәк икән, ул чакта Израиль Иранга һөҗүм итәргә тиеш", дигән фикердә тора.

Хәзерге вакытта транспорт министрлыгында эшләгән Мофаз, сайлау алды чараларында саклану сәясәтенә күбрәк игътибар биреп, "Израиль имин булып калсын өчен илнең анын тәрбиясенә ихтияҗы булуын алга сөрә иде.

XS
SM
MD
LG