Accessibility links

Русия фондлар базарларында сәүдә яңадан башланмады


Русия фондлар базарында сәүдәнең туктатылуы, вакытлыча гына дип әйтелсә дә, чәршәмбе көнне алар эшен дәвам иттермәде. Финанс базарлар өлкәсендә дәүләт күзәтүчелеге оешмасы, төштән соң, төп сәүдә урыннарында, ММВБ һәм РТС базарларында алыш-бирешне кичкә кадәр туктатып тору турында күрсәтмә бирде. Иртән ачылгач үк, биржалардагы кыйммәтле кагәзьләрнең бәяләре каты төште. Шуннан соң сәүдә туктатылды.
Русия финанс министры Алексей Кудрин, Русия финанс базарлары өчен бәяләр төшкән иң авыр вакыт үтеп китте инде, дип әйтте. Ул бүген Финанслар министрлыгының иң эре банкларга ярдәм итүен әйтте.

АКШтагы AIG ширкәтенең банкротлыкка чыгу мөмкинлеге һәм иң эре банкларның берсе бурычларын түли алмавы турында хәбәр иткәннән соң, дөнья финанслар базарларында акцияләрнең кыйммәте кискен төшкән иде.
XS
SM
MD
LG