Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гаепсез гаеплеләр


Бәйсез “Уфагуб” интернет сәхифәсе белән хезмәттәшлектә гаепләнгән берничә кешенең йортында тентүләр үткәреп, санакларын кулга алган иделәр.

Алар моны канунсыз дип мәхкәмәгә бирде. Шуларның берсе - тарих фәннәре кандидаты Игорь Кучумов эше каралды. Кучумов мәхкәмгә оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе башы, милиция подполковнигы Сәйфетдиновның бер документ күчермәсен биргән булган. Анда милләтләр арасында каршылык тудыручы төркем эшләве, Кучумовның да шунда керүе әйтелгән.

Мәхкәмәдәге Сәйфетдинов вәкилләре андый документ булуын инкар иткәннәр. Югыйсә, ул документ интернетта да чыккан иде. Бу эшне караучылар моңа аптырап, икенче утырышка Сәйфетдиновның үзен чакыртырга булдылар.
XS
SM
MD
LG