Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япун килеп казан асты, татар килеп ашармы?


Tatarstan -- Norihiro Naganawa PhD, Assistant Professor, Slavic Research Center, Hokkaido University, Yapan, RFE/RL
Tatarstan -- Norihiro Naganawa PhD, Assistant Professor, Slavic Research Center, Hokkaido University, Yapan, RFE/RL

Бу җыенны үткәрү тәкъдиме белән чыкканда, беренче чиратта, Казанда укуымны истә тотып, аңа рәхмәтемне күрсәтәсем килде.

19-20 сентябрьдә Казанда “Идел –Урал Евразия чатында. Империя, ислам һәм милләт” дип аталган халыкара фәнни җыен узарга тора. Әлеге конференцияне Татар дәүләт һуманитар педогогика университеты белән берлектә Япониянең Токио университеты әзерли. Төгәлрәк әйткәндә, конференция шушы Токио университеты акчасына оештырыла.
Сер түгел, бүгенге көндә татар, Татарстан, Идел-Урал һәм мондагы Ислам белән кызыксынучы чит ил галимнәре бермә-бер артты. Александр Бенингсон, Айшә Рорлих, Надир Дәүләт кебек чит ил галимнәре сафына хәзер яшьләр кушылды. Норихиро Наганаво шуларның берсе. Ул моннан 4-5 ел элек, Казанда торып, татар телен өйрәнде, инкыйлабка кадәрге татарлардагы ислам тарихын тикшерде. Хәзер Япониянең Һоккайдо университетында укыта. Җомга көнне башланачак фәнни җыен да аның тәкъдиме белән оештырыла.
Идел-Урал, чынлап та, Евразиянең йөрәгендә урнашкан. Ул географик яктан гына түгел, ә монда милләтчелек, ислам, империя мәсьәләләре кисешә. Без бу төбәкне өйрәнеп, империя мәсьәләсендә бик күп тарихи тәҗрибә туплый алабыз. Шуның өчен, Идел–Урал җирле халыклар өчен генә түгел, ә япуннар, хәтта Европа галимнәре өчен дә бик кызыклы, - ди Норихиро.
Норихиро Казанда узачак фәнни җыенга кунак буларак кына килми. Ул конференцияне оештыручыларның берсе.
Бу җыенны Казанда үткәрергә кирәклеге хакында тәкъдим белән чыкканда, беренче чиратта, Казанда укуымны истә тотып, аңа рәхмәтемне күрсәтәсем килде. Ә акча мәсьәләсе ягыннан, бу тәкъдимемне Токио университеты хуплады. Анда хәзер ярымдәүләти булган, Ислам динен өйрәнү буенча проект гамәлгә ашырыла. Шуның кысаларында Казандагы җыен да финанслана,- Казанга гашыйк япун егете.
Норихиро белән без Азатлыкның Казан студиясендә, япунчалап, урысчалап бу конференция хакында сөйләшәбез. Сүзебез ара-тирә татарчага да күчә. Норихиро 19 - 20 гасырлар аралыгындагы татар матбугатын су урынына эчкән кеше. Татарчасы да ул вакыттагы телгә якын. Мин аңардан, галимнәр кайсы илләрдән киләләр дигән соравыма, ул татарча җавап бирә:
Фәнни конференциядә АКШ, Алмания, Франция, Төркия, Казахстан, Мәскәү һәм Татарстан галимнәре катнаша. Япуниядән биш галим килде.
Норихиро Наганава, татар тарихын өйрәнүче яшь япун галиме, алда әйтелгәнчә, Казанда берара яшәп, фәнни эзләнүләрен алып барды. Ул вакытта, татар яшьләре белән бик тыгыз элемтәдә торды. Казандагы милли яшьләр арасында, берара, япун килеп казан асты, татар килеп ашады, дигән шаярту да таралган иде. Чөнки, Нурый, бу аның Казандагы татарча исеме, татар яшьләрен япун ризыклары белән таныштырып торды, Болгар, Касыймга сәяхәтләр вакытында, казаннар асып ашлар пешерегә хирысланып киткән иде.
Хәзер исә ул, япуннан торып, татарга рухи азык пешереп йөри. Япония акчасына, дөньяның төрле илләреннән галимнәр чакырып, Казанда татар тарихын өйрәнә. Япун килеп рухи ризык бирә, татарларга моны барып ашыйсы гына кала. “Идел–Урал Евразия чатында. Империя, ислам һәм милләт” дип аталган тарихи һәм милли җыен бу җомга һәм шимбәдә Казан дәүләт университетының Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә узачак.
XS
SM
MD
LG