Accessibility links

Русия фондлар базарлары җомга көнне ачылачак


Дөнья финанслар базарлары элеккечә тотрыклы түгел. Америка һәм Европа биржаларында хиссәлләрнең бәяләре төшүен дәвам итте. АКШта Доу-Джонс индексы чәршәмбе көнне 4% түбәнрәк дәрәҗәгә төште. Әмма нефть һәм алтын бәяләре күтәрелә.

Русия фондлар базарында алыш-бирешләр җомга көнне дәвам итәчәк. Бу хакта Русия финанс министры хәбәр итте. Русиянең төп сәүдә мәйданнары ММВБ һәм РТС эшләрен Федераль күзәтүче оешманың күрсәтмәсе белән туктатып тора. Русия югары җитәкчелеге финанс базарларга ярдәм итәргә җыенуын белдерә. Президент хөкүмәтнең 500 миллиард сумның бүлеп бирүе турында белдерде.
XS
SM
MD
LG