Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш белән Саакашвилиның президентлыгы да бетәрме?


Грузия президенты Михаил Саакашвили Горида качаклар белән очраша, 10 сентяберь 2008.
Грузия президенты Михаил Саакашвили Горида качаклар белән очраша, 10 сентяберь 2008.

Грузиянең Русия белән низагы Михаил Саакашвили өчен авыр сынау булды. Ул сугышны кичерә алды, әмма алга таба да кәнәфиен саклап кала алырмы?

Августтагы сугыш илнең бердәмлеген күрсәтте, әмма хәзер Русия гаскәрләрен чыгарырга ризалашкач һәм грузиннар сугыштан соң тормышны җайлауга керешкәч, бу бердәмлек бетәргә мөмкин.
Тифлис көндезләрен тыныч булса, кичләрен кафе, рестораннарда утлар кабына, кешеләр ашап-эчеп утыра һәм сөйләшүләр алып бара. Соңгы вакытта кеше күбесенчә Русия белән булган сугыш турында фикер алыша. Грузиннар сугышның ничек башлануы һәм аны булдырмый калу мөмкинлеге турында уйлана. 28 яшьлек Артем Оганезов һәр грузин ил җитәчелегенең ни дәрәҗәдә акыллы булуы турында сорауны бирәдер, әмма хәзер башка әйбер турында уйларга кирәк, ди.
“Безнең җәмгыятьтә мондый сөйләшүләр һәрвакыт алып барыла. Әмма хәзер без шундый авыр хәлдә калганбыз икән, без хөкүмәтне тәнкыйтьләү турында түгел, проблемаларны хәл итү турында уйланырга тиеш. Вәзгыять тынычлангач һәм тормыш җайлангач, без ясаган хата яхшырак күренер”, ди ул.
Саакашвили нәрсәдән курка?

8 сентябердә, Русия, гаскәрләрен чыгара башлау турында әйткәннән соң, Саакашвили өчен җәмәгатьчелек куйган сорауларга җавап бирер вакыт якынлаша башлады.
Халыкара һәм стратегик өйрәнүләр Грузия фонды белгече Арчил Гегешидзе: “Русия белән Көнбатыш арасында киеренкелек арткан саен, Саккашвили үзен шул хәтле көчлерәк сизде. Русиянең Грузияне контроль астында тотуы, Саакшвили мәнфәгатьләренә туры килә иде. Гаскәрләрнең китүе белән, сораулар куела башлар иде”, ди.
Грузиянең “Резонанси” җитди газетасы 4 сентяберьдә илнең зыялылары һәм иҗтимагый оешмалары имзалаган ачык хатны бастырып чыгарды. Аны язучылар август аенда булган низагны башлау хөкүмәтнең “хата”сы итеп бәяли һәм Саакшвилиның, аның хакимиятенең сугышның беренче көннәрендәге гамәлләре турында киң күләм фикер алышулар башларга чакыра.
Сугыш вакытында баш күтәрмәгән һәм илнең бердәмлеген күрсәтергә теләгән грузин оппозициясе, хәзер вәзгыятьнең үзгәрүенә ишарә итә.
“Яңа уңчылар” фиркасе вәкиле Давид Гамкрелидзе: “Бик күп кисәтүләргә карамастан, Саакшвили Цхинвалга һөҗүм итү турында үзбелдекле, җавапсыз һәм җинаятьчел карар кабул итте. Бу илне һәлакәткә китерде. Саакшвилиның президент һәм илнең хәрби көчләре башлыгы булырга сәяси, әхлаки хокукы башка юк. Ул китәргә тиеш”, ди.

Куркыныч уенның башында кем тора?
Грузия җитәкчелеге дөнья мәгълүмат чараларына чыгып, Мәскәүне басып кергәне өчен, ә Көнбатышны реакция күрсәтмәве өчен гаепләп килде. Күпчелек факталар Грузиянең бу низагны беренче булып башлавы турында сөйли. Көньяк Осетиягә гаскәр җибәрү турында ул Саакашвили үзе әмер биргән.
Шуны да әйтергә кирәк, Тифлис Мәскәү тарафыннан ясалган ачу китерә торган белдерүләргә озак түзеп торды. Ул вакыттагы Русия президенты Владимир Путин Грузиядән аерылырга теләгән шушы ике төбәк, Көньяк Осетия һәм Абхазия белән дипломатик һәм сәүдә мөнәсәбәтләрен урнаштырырга чакырган иде. Саакашвили аларны Грузия контроле астында калдырырга теләве хакында әйтеп килде.
Русия гаскәрләре һәм тимер юллары Грузия җирләренә үтеп кергәч, Тифлис куркыныч уенны башлады. Шушы бәхәсле җирләрдә, бернинди хәрби чара оештыру тәҗрибәсе булмый торып, Тифлис Русиянең тулы канлы җавабына дучар булды һәм үзенең Көнбатыш һәм НАТО белән яхшы мөнәсәбәтләрен юкка чыгарды. Боларны белә торып, нигә Саакашвили бу адымга барырга булды?

Тифлис "без сугышны башламадык" ди

Төзекләндерү министры Темур Якобашвили, Тифлис, Грузия контролендәге авыллар сепаратистлар тарафыннан утка тотылуына бер көн үтүгә генә, нәрсәдер эшләргә булды, ди. Ул, без ул мәлдә, Русия гаскәрләренең Көньяк Осетия һәм Русияне тоташтыручы Роки тоннеленә керүе турында белә идек, ди.
Якобашвили: “Без бу сугышны башламадык, без Көньяк Осетияне азат итәргә теләмәдек. Президент биргән карар бу түгел иде. Ул әмерен минем алдымда бирде. Ул Көньяк Осетия ягыннан аткан урыннарга гына каршы атырга кушты. Һәм Грузиягә керүче хәрби колоннаны туктатырга әмер бирде. Менә шул”, ди.
Русиянең 58нче армиясе тирәсендәге аңлашылмаучанлык, аның Төньяк Кавказдагы хәрби күнегүләрдән туры, бөтен танклары һәм башка техникасы белән бергә Грузиягә келүе Тифлиска акланыр өчен ныклы нигез бирә.
Тифлис, хәрби низагның беренче көннәрендә, Грузиянең түгел, Русия гаскәрләренең беренче бәреп керүе турында өч чыганактан расланган мәгълүматларның булуы турында белдереп килде.

Грузия дәлилләрен әлегә сер итеп саклый
Саакашвили бу дәлилләрне әле дөньяга чыгармады, 8 сентябердә Франция президенты белән булган матбугат очрашуында, ул “күпмедер вакыт үткәннән соң, Грузия бу дәлилләрен күрсәтәчәк, без сугышны башламадык, алар безгә басып керде”, дигән белдерү ясады.
Осетия ягынан грузин авылларына атышлар август башында ул башланды. Аларга каршы грузин тынычлык урнаштыру көчләре каршы җавап бирде. 7 августта Якобашвили киеренкелекне киметү өчен дип Цхинвалга барды. Әмма ул бу төбәкнең баш рәсмиләре һәм Русиянең бу төбәктәге вәкиле тарафыннан кире кагылды. Планлаштырылган очрашу, машинаның көпчәге тишелү сылтавы белән булмый калды, ди Грузия ягы.
Кичке 7дә, Саакашвили солых турында игълан итте. Әмма Көньяк Осетия ягыннан атышлар дәвам ителде. Грузиянең тынычлык саклау көчләреннән бер кеше үтерелде һәм һөҗүмнәр Тамаршени каласана кадәр җәелде.
Бу һәм Көньяк Осетия сепаратистларына Кавкадагы башка төркемнәрнең кушыла башлау, аларның берләшә башлау хәбәре Тифлисны гаскәр җибәрү карарын кабул итүгә этәрде.
Ләкин Грузия хакимиятләре вәзгыятьнең иң кызган мизгеле кичке 11.30 булды, ди. Роки тоннеленә 150ләп хәрби машинаның керүе турында бер берсеннән бәйсез хәбәрләр килде.
Грузия парламенты башлыгы Давид Бакрадзе, АКШтагы Хелсинки комисссиясе утырышында 10 дәлил китерде. Анда ул Тифлис кулында “радио дулкындагы сөйләшү” язмалары булуы турында әйтте. Алар Русия гаскәрләренең 7 август кичендә Грузиягә керүен раслый, диде ул. Бу, Грузия хакимиятләренең үзенең җирләрен сакларга һәм җавап бирергә дигән карарны кабул итү өчен төп этәргеч булды, ди Бакрадзе.
Җавап бирер вакыт җитеп килә
Эчке эшләр министрлыгы сүзчесе Шота Утяшвили, сугыш башлану вакыты турында мәгълүматлар бер-берсеннән аерылырга мөмкин, әмма хәрби низаг котылгысыз иде, дип саный. Аның белән төзекләндерү министры Якобашвили да килешә.
“Сугышның нинди шартларда башланганын аңлау бик мөһим. Без Көньяк Осетияне кире кайтарырга теләдек, яки без провокациягә бирелдек, дигән сүзләр дөрес түгел. Без илгә Русия гаскарләренең басып керүен һәм Грузин авылларына һөҗүм булганын күреп тордык. Ягәр без каршы чыкмасак, Русия гаскәрләре Тифлиска 9, хәттә 8 августта үк килеп җитәр иде”, ди ул.
Бу аклану стратегиясе ил эчендә һәм аннан читтә нәтиҗә бирсә дә, Грузия сугыштан соң тернәкләнә башлагач барыбер сорауларга җавап бирергә туры киләчәк.
Аерылган республикалар турында хакимиятләр ни әйтер? Илгә килгән зыян миллардларча долларлар белән исәпләнә, 120 меңләп кеше яшәгән урыннарыннан качып китәргә мәҗбүр булган.
Грузия хакимиятләренә, инде хәзер үк, Көньяк Осетиянең тыныч халкына каршы чагыштыра алмаслык каты көч куллануы өчен җавап бирергә туры килде. Мәсәлән, «Град» корылмаларыннан атышлар алып бару һәм тәлгәшле бомбалар куллану өчен. Грузия саклану министры, бу бомбаларны кулланганын таныды, әмма бу кораллар Рокидагы Русия гаскәрләренә каршы гына ташланды, тыныч халыкка түгел, дип акланды.
Стратегик һәм халыкара өйрәнүләр фонды баш белгече Гегешидзе: “Хөкүмәттән сорарга кирәк, бу бәрелешне булдырмый калырга мөмкин идеме, әллә мөмкин түгел идеме. Хөкүмәт моның котылгысыз булуына дәлләр китерергә тиеш. Миңа калса, Грузия хакимиятләре провокациягә бирелгән, әмма аларның хатасы, чамадан тыш каты җавап бирүдә иде”, диде.
Оппозициядәге Республика фиркасе вәкиле, Леван Бердженишвили да, “тикшерү үткәрелергә тиеш” һәм “гаепле кешеләр җәзасын алырга тиеш”, дип саный.

Саакашвили сугыштан соңгы сынауны үтә алырмы?
Мәскәү, сугыштан соң арыну, Саакшвилиның вазифасыннан китүенә китерәчәк, дип өметләнә.
Мәскәү аның белән араны өзде. Русия президенты Дмитрий Медведев Саакшвилины күптән түгел “сәяси мәет” дип атады, ә аның хөкүмәтен “банкрот” дип бәяләде.
Әмма Консерватив фирка башлыгы Каха Кукава, Русия режимны алмаштырырга тырышмый, ул бары тик усал сүзләр генә куллана, дигән фикердә тора.
Саакшвили тирәсендә спекуляцияләр дәвам итә. Аның вазыйфадан китүе дә ихтимал. Шул ук вакытта, кайбер күзәтүчеләр, Саакшвили бү кризисны көчен арттыру өчен кулланырга мөмкин, ди. Мәсәлән, ноябердә оппозиция баш күтәрүенә каршы ул дәүләттә гадәттән тыш хәл игълан иткән иде.
Аның шул ук вакытта бөтенләй төшеп калуы һәм эзсез югалуы мөмкин. Аның белән яки аннан башка да Грузиядә демократик үзгәрешләр баруы дәвам ителер кебек. Грузия хөкүмәте министры Темур Якобашвили болай ди:
“Әлбәттә кешеләр сораулар куя, бу аларның хокукы. Без Русия түгел, без халык алдына чыгарга һәм гади кешеләрнең, оппозициянең, мәгълүмат чараларының сорауларына җавап бирергә җыенабыз. Бу безнең бурыч һәм без аны үтәрбез.”
XS
SM
MD
LG