Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзәк банклар базарларын бергәләп коткармакчы


Дөнядагы төп Үзәк банклар финанс базарларда бәяләрнең каты төшүенә каршы уртак чаралар күрергә килешүләре турында игълан итте. АКШ үзәк банкы, үзенең базарларына 180 миллиард доллар бирүе турында хәбәр итте. Европаның, Британия, Швецарияүзәк банклары да зыян күргән финанс оешмаларына ярдәм бирергә эзер торуы хакында хәбәр итте. Уртак чаралар килешүендә Канада һәм Япония дә катнаша. Дөнья финанслар базарындагы бәяләр төшү, АКШтагы илдәге 4 иң эре банкларның берсе булган, инвестицияләр бирүче Lehman Brothers ширкәтенең банкротка чыгуыннан соң башланып китте.
XS
SM
MD
LG