Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяда финанс кризисы дәвам итә


Эре компанияләр бер-бер артлы банкротлыгын игълан итә. Акцияләрнең бәясе төшә. Ивесторлар кыйммәтле кәгазьләрен акчага йә алтынга әйләндерә.

Шушы коткыны туктату нияте белән дөньяның үзәк банклары финанс базарына миллардлаган доллар акча бүләчәген игълан итте. Дөнья үзәк банкларының моңа кадәр болай берләшеп хәрәкәт иткәне булмагандыр.

Пәнҗешәмбедә берничә илнең үзәк банкы дөньядагы финанс кризиска каршы уртак чаралар күрергә, сәгать саен арзаная барган финанс базарын саклап калу өчен миллардлаган доллар акча бүләчәген игълан итте.

Пәнҗешәмбедә АКШ федераль резерв системы $180 миллиард күләмендә кредит аерачагын белдерде. Бу адымга Европа, Япония, Швейцария, Канада, Англия үзәк банклары кушылды.

Русия президенты Дмитрий Медведев илнең финанс базарына ярдәмгә дип 500 миллиард рубл (якынча $20 миллард) бүлергә тәкъдим итте.

Русиянең финанс базарында акцияләрнең кисәк төшүе сәбәпле чәршәмбедә сатулар туктатылган иде. Җомга көнне сатулар яңартылса, белгечләр янә ишелүләр булыр дип фаразлый.

Бар дөнья буйлап кыйммәтле кәгазь базарында акцияләрнең бәяләре төшә. Ивесторлар кыйммәтле кәгазьләрен акчага йә алтынга әйләндерә.

Нәтиҗәдә алтын бәясе кисәк үсте. Һоң-Коң базарында бүген бер унция бәясе $785-тән $865-кә, ягъни, 80 долларга сикерде.

Дөньяның иң эре банклары бер-бер артлы банкротлыгын игълан итә. Американың Lehman Brothers, Merill Lynch, Bear Stearns инвестиция банклары ишелде. Калган ике банк – Morgan Stanley белән Goldman Sachs та көчле басым кичерә.

Дөньяның иң эре иминият ширкәте булган AIG төркеме шушы кризис аркасында миллиардлаган доллар зыян күрде. Бу төркемнең үзен ишелүдән саклап калу өчен АКШ үзәк банкы чәршәмбедә аның 80% хиссәсен үзенә алу бәрәбәренә $85 миллиард тәкъдим итте.

Шушы ишелү чылбыры дөнья базарында коткы тудырды. Аның кайчан бетәсен беркем дә әйтә алмый. Wall Street аналитикларын киләсе корбан кем булыр, дигән сорау борчый. Хәзер алар дүрт күз белән Morgan Stanleyны күзәтә. Чәршәмбе бу банк акцияләре 24% кыйммәтен югалтты.

XS
SM
MD
LG