Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ливнины җиңүдән соң авыр эш көтә


Ципи Ливни
Ципи Ливни

Израиль тышкы эшләр министры Ципи Ливни 43,1% тавыш белән Кадима фиркасе җитәкчесе урына сайланды.Хәзер ул 6 ай эчендә хөкүмәт төзергә тиеш.

Аның көндәше элекке саклану министры һәм армия башлыгы Шаул Мофазга бер процент чамасы тавыш җитмәде. Ливни 43,1 % тавыш җыйган, аның көндәше өчен сайлаучыларның 42% тавыш биргән.

Ливни киләсе премьер-министр булыр дип көтелә.

Үткән төндә, сайлаучылар тавышлары әле саналган мәлдә, сайлау урыннары чыгышында үткәрелгән сораштыру саннары игълан ителгәч, центрист, тышкы эшләр министры Ливниның җиңүе ачыкланды.
Ливни, фәләстиннәр белән тынычлык урнаштыру сөйләшүләрен алып барган Израильнең төп җаваплы вәкиле иде.
Ул алдагы 6 ай эчендә хөкүмәтне төзергә тиеш була. Әгәр бу эш барып чыкмаса, илдә яңа сайлаулар игълан ителәчәк.
Коррупция гаепләүләре белән китәргә мәҗбүр ителгән хәзерге премьер-министр Эхүд Олмерт, вакытлыча вазыйфасында калып торачак.
Кнессетта күпчелек белән коалиция төзү бик авыр булырга мөмкин. Ливнига бирелгән вазыйфа, аны Израильнең каршылыклы сәясәтенә этеп кертә, ди сәясәт белгечләре.
Ул хәзерге хакимияттәге коалициядәге партнерларын, үзенең фиркасе белән идарә итә алуында ышандырырга тиеш. Сулчы һәм уңчы фиркаләр белән эш җайен табарга тиеш.
Сәясәт белгече Ари Шавит, Ливни Израильдә моңарчы булмаган, яңа җитәкче булыр, ди.
“Ул хатын-кыз, хәрби түгел, үрталыктагы сәясәтче, әхлаклы кеше, ул Израильдә соңгы вакытта булган җитәкчеләргә охшамаган”, ди шушы сәясәт белгече.
Әгәр Ципи Ливни хөкүмәт җитәкчесе булып сайланса , ул Голда Маердан соң кенче хатын-кыз премьер-министр булачак
XS
SM
MD
LG