Accessibility links

Кайнар хәбәр

Керәшеннәр татарларга үпкә тотмый


Казан шәһәре керәшен халкы иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Мария Семенова
Казан шәһәре керәшен халкы иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Мария Семенова

Татарстанда керәшеннәргә игътибар арта. Татар дип аталуга каршы булган керәшеннәр үз таләпләре үтәлүен әйтә.

Киләсе ел башында Татарстан фәннәр академиясенең тарих институты каршында керәшен татарларының тарихын һәм мәдәниятын тикшерү үзәге ачылачак. Үзе дә керәшен булган фәннәр докторы Геннадий Макаров җитәкләр дип фаразланган бу үзәкнең финанс чыгымнары һәм анда эшлиячәк хезмәткәрләр саны тиздән республика хөкүмәтендә расланачак.

Бүгенге көндә Татарстанда хәтта ничә керәшен татары яшәве дә билгеле түгел. 116.ru интернет басмасы язуынча, кайбер мәгълүматларга караганда, аларның саны 20дән 200 меңгә якын. Шулай итеп төгәл саны да мәгълүм булмаган керәшеннәр турында өйрәнәсе нечкәлекләр әле шактый.

Казан шәһәре керәшен халкы иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Мария Семенова: “Без моны 19 ел көттек. Керәшеннәрнең Татарстан җитәкчелегенә бары 4 кенә таләбе бар иде: республика мәдәният министрлыгы ярдәмендә эшли торган фольклор үзәк, фәннәр академиясе каршында керәшеннәрне өйрәнү үзәге һәм үз бинабызны булдыру. Боларның барысы да тормышка ашты. Ә дүртенче теләгебез – безне Татарстанда рәсми рәвештә керәшен халкы дип тану. Чөнки без керәшен татарлары дип йөртелергә теләмибез”, ди.

Чыннан да керәшеннәрнең кайбер төркеме үзләрен татар дип атауга үтә дә каршы. 2002 елны җан исәбен алу вакытында керәшеннәрнең татарлардан аерым язылырга теләве республика рәсмиләре тарафыннан тәнкыйтьләнде, ә Мәскәү киресенчә котыртып килде. Кайбер керәшеннән татар дип язылмас өчен ул вакытта үзен урыс дип яздырды.

Хәзер керәшеннәр татар халкының бер конфессия төркеме буларак кертелгән. Ләкин аларның рәсми статусы әле билгеләнмәгән.

“Урыс кешесе Ислам динен кабул итеп кенә урыс булудан туктамый, керәшеннәр дә шулай ук татарча сөйләшүләрен дәвам итә. Алар элек чукындырылган шундый ук татарлар. Ә керәшен сүзенә килгәндә ул бит “крестить” сүзеннән килә. Шуңа “керәшен” белән “керәшен татары” арасында аерма юк”, ди Иттифак татар бәйсез партиясе җитәкчесе Фәүзия Бәйрәмова.

Соңгы вакытта Татарстан җитәкчеләре тарафыннан керәшеннәргә игътибар артты. Быел икенче тапкыр Мамадышта республика статусын алган “Питрау” керәшен мәдәнияте бәйрәме узды.
XS
SM
MD
LG