Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:15

"Эхо Москвы"га Кремль тарафыннан басым арта. Путин радионың баш мөхәрриренә шелтә белдерде. Милләтчел һәм православ оешма вәкилләре дә радионы ябарга чакыра.

Советлар берлеге таркалгач барлыкка килгән күп кенә бәйсез мәгълүмат чаралары Путин хакимияткә килгәч ябылып бетсә дә, 1990 елда эфирга чыккан “Эхо Москвы” сакланып калды. Һәм шул дәвердән бирле аның дәрәҗәсе артты. Чөнки бернинди тарафны да яклап бирмәгән радио мәгълүматы күпләр өчен бәйсез яңалыклар алу чарасына әйләнде. Бу әлбәттә рәсмиләргә ошап бетми иде. Ә Көньяк Осетия низагыннан соң Кремль һәм кайбер җәмәгатьчелекнең “Эхо Москвы”га ачуы тагы да артты. Чөнки радио күпчелек хәбәрләрне рәсмиләр теләгәнчә яктыртмады, ә нәкъ низаг урынында булган һәм вакыйгаларны үз күзе белән күргән кешеләр “авызыннан” бирде.

16 август көнне премьер-министр Путин 30дан артык массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләрен җыйган вакытта биш елга беренче тапкыр “Эхо Москвы” җитәкчесе Алексей Венедиктовны да чакырды һәм Грузия низагын яктыртуны тәнкыйтьләп шелтә белдерде.

Экстремаль журналистика үзәге җитәкчесе Олег Панфилов Путин шелтәсеннән соң радио үзгәрде дигән фикердә тора.

“Бу бик кискен кисәтү һәм инде аннан соң “Эхо Москвы”үз мәгълүмат сәясәтен шактый үзгәрткәне күренә. Мин моны үземнән үк сизәм. Чөнки 30 августка кадәр мин Грузиядә булдым. Алар 16 августка кадәр миңа көненә берничә тапкыр Тифлиска шалтыратып аңлатмалар сорыйлар иде. Ә 16 августтан соң шалтыратуларын туктаттылар һәм хәзер дә радионың бер тапкыр да шалтыратканы юк”, ди Панфилов.

милләтчел оешма яшьләре "Эхо Москвы"ны гаепли
Шулай ук бу атнада ике милләтчел оешма - Евразия яшьләре берлеге һәм православлар берлеге Мәскәү үзәгендә митинг уздырды. Алар “Эхо Москвы” дәүләткә каршы пропаганда алып бара, аны ябарга, ә Венедиктовны төрмәгә утыртырга кирәк, диде.

Мондый 50 кешедән күбрәк катнашмый торган каршылык чаралары җәмәгатьчелеккә әлләни тәэсир итмәсә дә, Русиядә дәүләт сәясәтенә кушылып урамга чыгу ешая бара.

Русиядә империя булдырырга чакырган бу милләтчел оешма вәкилләре соңгы вакытта Мәскәүдәге грузин илчелеге янында да каршылыкларын белдерде. Кремль тарафыннан якланган бу берлекне Украинада инде тыйдылар.

Өлешчә дәүләткә караган “Эхо Москвы” исә “Новая газета”, “Коммерсант” басмалары кебек бәйсез мәгълүмат чарасы буларак санала.

Ләкин белгечләр әйтүенчә, хәзер Русиядә бары 5-6% халык кына мәгълүматны бәйсез басмалардан ала. Күпләр хәбәрләрне телевидениедән карый. Ә алар барысы да дәүләт кулында.

Олег Панфилов исә Кремльгә берничә бәйсез мәгълүмат чарасын калдыру файдага гына дигән фикердә тора.

“Әлеге альтернатив мәгълүмат чаралары җәмәгатьчелек фикерен үзгәртүгә тәэсир итә алмый. Аннары “Эхо Москвы” һәм берничә бәйсез газета калдырып алар Русиядә сүз иреге бар дип күрсәтәчәк. Кремль кешеләре Европада йортлар, фатирлар сатып ала. Шуңа алар Көнбатыш белән яхшы мөнәсәбәттә калырга тырышачак”, ди Панфилов.

XS
SM
MD
LG