Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО Русия белән мөнәсәбәтләрен күздән кичерә


НАТО тышкы эшләр министрлары бүген Лондонда Русия белән мөнәсәбәтләренә багышланган җыенны башлый. АКШ саклану министры Роберт Гейтс, НАТО әгъзаләре арасында Русия гамәлләренә нинди җавап бирү мәсьәләсендә фикер аерымлыклары барлыгын әйтте. Гейтс, НАТО провокацияләргә бирелмәскә тиеш, әмма, Көнчыгыш Европа һәм Балтыйк буе илләрендәге беректәшләрне ышандырыр өчен, күнегүләрне дәвам иттерергә тиеш, диде.
НАТО баш секретаре Яаап де Һооп Схеффер, альянс Русиягә "басым" ясарга тиеш түгел, диде. Әмма Грузиянең НАТОга кушылуына элеккечә теләктәшлек күрсәтергә чакырды.
XS
SM
MD
LG