Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев үлеме турында хәбәр таратучыларны җаваплыкка тартмакчылар


Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев үлеме турында ялган хәбәр тарату факты нигезендә җинаять эше ачылган. Бу хакта Татарстан прокурорының баш ярдәмчесе Равил Вахитов хәбәр итте.

Аның әйтүенә караганда, тикшерү комитеты җинаять эшен “ялган” һәм “кешенең шәхси тормышының кагылсызлыгын бозу” мәтдәләре белән ачып җибәргән. Вахитовның әйтүенә караганда, тикшерүчеләр бу ялган мәгълүматларны таратуда кемнең катнашуы һәм бу хәбәрне нинди сәбәп белән таратылуын ачыкларга тырышачак.

Татарстан президентының үлеме турында, Шәймиевның элекке сүзчесе Ирек Мортазин үзенең интернеттагы сәхифәсендә язып чыккан иде. Ул, “бу хәбәрне башка блокларда күрдем” һәм “Татарстандагы хәлләргә бәямне бирергә теләдем” дип аңлаткан булган.

Үлем хәбәрен шул ук көнне Татарстан президентының матбугат хезмәте кире какты.
XS
SM
MD
LG