Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:04

Алманиядәге “Диңгез маягы” исемле оешма фәкыйрьләргә ярдәм итәбез дип халыктан акча җыйган. Ләкин акчаларны тулысынча хәйрия эшләренә кулланмаган.

Күптән түгел Алманиянең Франкфурт шәһәрендә Һессе дәүләте мәхкәмәсе төрекләр тарафыннан төзелгән “Deniz Feneri”, ягъни “Диңгез маягы” исемле хәйрия оешмасы өстеннән хөкем процессы алып барды. Оешма һәм аның өч әгъзасы хәйлә белән шөгыльләнүдә, ярдәм бирүчеләрне алдауда гәепле дип табылды.

Алманиядәге “Диңгез маягы” исемле оешма фәкыйрьләргә ярдәм итәбез дип халыктан акча җыйган. Ләкин шушы акчаларны тулысынча хәйрия эшләренә кулланмаган. Шулай ук оешма Төркиядәге “Канал-7” исемле телевидение каналының Европада тапшыруларын әзерләгән “Euro 7” ширкәтен финанслаган. Аеруча оешма 2002-2007 елларда 20 мең кешедән җыйган 42 миллион евроның кимендә 16 миллионын курьерлар аша Төркиягә җибәргән.

Бу эшне оештыруда гәепле табылган өч кешегә 5 ел 10 айдан алып 1 ел 10 айга кадәр төрле мөддәтле төрмә җазалары бирелде. Мәхкәмә җитәкчесе Др. Жоҗһен Мүллер, Алманиядә бу хәтле зур иганә скандалы булганы юк иде, дип белдерде. “Аеруча бу эшләр артында Төркиядәгеләр тора. Кайбер төрек сәясәтчеләренең мәхкәмә эшенә тыкшынуларын, әмма моның бәйсез алман мәхкәмәсенә тәэсире булмавын”, әйтте ул.

Алманиядә гомумән бу хөкем процессына бик үк әһәмият бирелмәде. Чөнки алдаучылар да алданучылар да төрек. Ә Төркиядә исә кечкенә кыямәт купты. Башта премьер Рәҗәп Әрдоган моны үз газет һәм телевидение каналларында хәбәр итеп, Айдын Доганга һөҗүм итте. Шулай итеп, полемика кабынды.

Инде премьер шундый юридик мәсьәләгә нигә тыкшынды дигән сорау туа. Сәбәбе ачык, чөнки Алманиядәге оешма Төркиядәге “Диңгез маягы” оешмасының гәйре рәсми филалы булып тора. Һәр икесе дә мөселманнардан хәер өчен акча җыялар. Ә шушы җыелган акчаларның бер өлеше хәер эшләренә китмәгән булуы Алманиядә фаш ителде. Ә Төркия ягындагысы да шундый коррупцияләргә катнашмадымы дигән шик туды. Мәсьәләнең этик ягы да бар.

Мөселманнар алдакчы түгел, алар хәер эше генә эшлиләр дигән пропоганданың да бик дөреслеккә туры килмәве аңлашылды. Хәтта Алманиядән җибәрелгән акчаларның АК партия тарафыннан да кулланылган булуы турындагы гәйбәтләр дә партияне авыр хәлдә калдыруы ихтимал. Бу фараз дөрес булып чыкса АК партия сәяси җинаятьтә гәепләнә алачак. Хәтта чит илдән акча алган өчен кабат ябылу таләбе белән хөкемгә тартыла алачак. Табигый бу оппозиция өчен бал да май. Болай да хакимияттәге АК партиягә кода кодагыйлык, үз тарафдарларын баету, дәүләт эчендә кадрлашу, коррупция һәм дин белән явызлану кебек гәепләр ягылып торганда, бу “Диңгез маягы” мәсьәләсе дә өстәмә орым ясау өчен форсат тудыра.

Хөкүмәт сүзчесе Җәмил Чичәк, Төркиядә дә тикшеренүләр башлау турында “без киртә салмабыз”, прокурор тикшеренүләрен башлады”, дип белдерде. Хөкүмәт шулай итеп, “Диңгез маягы” белән үзе арасында бәйләнеш булмавын исбатларга тели. Чөнки алман мәхкәмәсе рәисе бу мәсьәләнең төп җаваплылары Төркиядә дип белдергән иде. Гәепләнүчеләрнең берсе “Радио, телевидение югары оешмасы” җитәкчесе Айкут Заһит Акман. Аны бу вазифага исә АК партия китергән иде.

Бу вакыйганың Рамазан ае барган вакытка туры килүве исә язмыш шуклыгымы? Димәк, диннәр кешегә вөҗдан, кешечелек, дөреслек кебек күркәм гәдәтләр өйрәтүдә һәрдаим уңышлы була алмыйлар. Чөнки адәм баласының эчендәге шайтан кешенең күзен дөньядагы матурлыкларга, байлыкларга да ача икән.

XS
SM
MD
LG