Accessibility links

Татарстанга акча ишелде


Республикада төзекләндерү эшләренең 40%ты гына башкарылса да, федераль фонд тарафыннан Татарстанга 5 миллиардка якын акча биреләчәк.

Түбәдән су тама, торбалар черек, бәдрәф ватык, ут юк – бу Русия. Билгеле, Татарстанда да хәл моннан артык алга китмәгән. Русиядә мондый җимереклек хәленнән чыгу максатыннан торак коммуналь хуҗалыкны төзекләндерүгә ярдәм фонды булдырылды.
Хәзер илнең төрле төбәкләрендә зур төзекләндерү эшләре бара.

Кыш якынаю белән, торакны төзекләндерү мәсьәләсе тагын да кискенләшә. Тузган торакта яшәүчеләрнең күбесе, җылылык челтәренең ясалмавы, түбәдән су үтүе һәм башка шундый мәсьәләләр турында борчылыша. Торак темасы соңгы берничә атна җитәкчелеккә дә тыңгы бирми. Күп кенә капиталь төзекләндерү эшләренең вакытында тәмамланмавы киләсе елга федераль акчалардан буш калдырыр дип курыкты алар. Чөнки бүгенге көндә әле 462 йортның 40%ты гына төзекләндерелгән.
Икенче яктан караганда, бүгенге көндә федераль акчалар да республика бюджетыннан, хакимияттән торак милекчеләреннән каралган акчалар да капиталь төзекләндерүгә юнәлдерелгән. Быел республикада бу эшләргә 4 миллиард сум тотылды.

Татарстан җитәкчелеге борчылып көткән көннәр килеп җитте. Пәнҗешәмбе башкалага торак коммуналь хуҗалыкны төзекләндерүгә ярдәм күрсәтү фонды башлыгы Константин Цицин килде. Татарстанда капиталь төзекләндерү эшләренең бер өлеше генә тәмамлануга карамастан, Цицин биредә башкарылган эшләрдән канәгать калды. Аныңча, иң мөһиме Татарстанда төзекләндерүгә дигән акчалар үз максатында тотылган. Шуңа күрә Русия җитәкчелеге республикага киләсе елга 4,5 миллиард сум акча бирергә әзер. Башка төбәкләр белән чагыштырганда бу бик зур сан.

Цицин Татарстан җитәкчелегенә әлеге акчаларны тиз арада фондтан алып бетереп, озакка сузмыйча төзекләндерү эшләренә сарыф итергә киңәш иткән. Чөнки, билгеле, елдан-елга сузыла икән, инфляция акчаларның бер өлешен юкка чыгарачак.
Быел төзекләндерү эшләрен аз булып та аны ахыргача үтәп булмау сәбәпле, премьер-министр Рөстәм Миңнеханов, киләсе елга 5 миллиард бәяләнгән эшләрне башкарырга авыр булачак, ди. Әмма Татарстанда бу өлкәдә эшләр җайга салынган, ышанычлы ширкәтләр исемлеге төзелгән, шуңа күрә барлык көчкә төзекләндерү эшләрен алып бара алачакбыз, ди ышандырды ул.

Төзекләндерү эшләре гөрләп барса да, бу эшләрдән читтә калган йортлар да шактый. Биредә яшәүче халык ризасызлык белдереп урамга да чыгып карый, мәгълүмат чараларына да әйтеп карый. Нәтиҗәсе аз, билгеле. Болай да тиз барган төзекләндерүне тагын да тизләтеп булмый, ди җитәкчелек. Башкарылган эшләрнең сыйфатына килгәндә исә, күпләр шулай ук канәгать түгел. Бу кимчелеккә Константин Цицин да игътибар иткән. Казанның торак инспекциясе хезмәтләре әйтүенчә, төзекләндерү эшләреннән канәгать булмаучылар аларга җәй буе шалтыратып торган. Хәзер исә күпчелек шалтыратулар җылылык челтәренә бәйле, ди Казанның торак инспекциясенең кайнар телефоны артында утыручылар.

“Миңа бүген 16 кеше зарланып шалтыратты. Аларда җылылык челтәре сүтелгән, ә җыю эшләре әле башланмаган. Мәсәлән, берсе яза: “Ике ай элек, икенчесе июнь ахырында төзекләндерү эшләрен башладылар, әле дә бетми”, дип. Зарлануларның барсы да шундый рухта”, ди торак инспекциясе хезмәткәре .

Шулай итеп, Татарстан җитәкчелеге узган атнада гына төзекләндерү эшләренә федераль акчаларны алып булырмы икән, дип борчылса, хәзер барысы да артта инде. Русиянең 5 миллиардка якын акчасы кесәдә дисәк тә була. Хәзер инде җитәкчелекнең җиң сызганып эшкә керешүен генә көтәсе кала.
XS
SM
MD
LG