Accessibility links

Кайнар хәбәр

Благовещен кайтавазы озакка сузылды


Башкортстанның Благовещен шәһәре мәхкәмәсендә атнакич көнне шушы шәһәрдә милиция тарафыннан кылынган гамәлләргә җинаять эшен тикшерү йомгаклары игьлан ителде.

Мәгълүм ки, 2004 елда Башкортстанның Благовещен шәһәрендә милиция һәм ОМОН көчләре тарафыннан кылынган “чистартуларга” бәйле мәхкәмә утырышлары һаман да дәвам итә. 2004 елның декабрендә Благовещен шәһәрендә милиция тарафыннан йөзләрчә кешенең кыйналуы бар илгә мәгълүм булган иде. Менә дүрт елга якын вакыт үтсә дә, гаеплеләргә карата хөкем чыгару сузыла килде. Әлеге гамәлгә Башкортстан прокуроры Сергей Хуртин да тискәре мөнәсәбәтен белдергәләде.

“Төрле сәбәпләр белән Благовещен милициясе җитәкчеләренә кагылышлы эшне карауны һәм гадел хөкем чыгару сузылып киленде”, ди Хуртин әфәнде. Благовещен шәһәре эчке эшләре бүлеге җитәкчеләренә карата ачылган мәхкәмә эшен карау Башкортстан югары мәхкәмәсе тарафыннан икегә бүленгән иде. Анда югары вазифалы милиционерлар аерым, ә гади хезмәткәрләр аерым тикшерелүгә тәгаенләнде. Моны да Сергей Хуртин гаеплеләрне ачыклауны катлауландыру өчен эшләнде дип бәяләде.

Атнакич көнне игълан ителгән хөкем карарлары Благовещен шәһәрендәге кыйнауларда катнашкан 3 милиция хезмәткәренә кагыла. Милиция лейтенанты Айдар Гыйлванов 4 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Милиция майоры Олег Шапеев шартлы рәвештә бер елга һәм капитан Вил Хәмәтдинов 3 ел 2 айга шулай ук шартлы рәвештә хөкем ителде. Әле тагын башка милиция хезмәткәрләренә карата эшләрне карау дәвам итә.

XS
SM
MD
LG