Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия фондлар базарлары индекслары кискен күтәрелде


Бүген Русия фондлар базарларындагы индекслар бер көн эчендәге 20% югарырак дәрәҗәгә күтәрелде. Бу Русия тарихында беренче шундый очрак, ди белгечләр. ММВБ индексы 28% күтәрелгән, РТС базарының - 22%. Бүген биржаларның эше ике тапкыр тукталып торган иде. Ике көн ябылып торганнан соң, ММВБ һәм РТС биржаларында кыйммәтле кәгазьләрнең бәяләре кискен артып китте.

Моңарчы биржалар, бәяләрнең кискен төшүе аркасында ябылган иде. Берничә көн дөнья буйлап финанслар базарларда бәяләр төште. Илләрнең Үзәк банклары базарларына ярдәм күрсәтте. Русия президенты Дмитрий Медведев, Русия финанс базарын тотрыкландыру өчен 500 миллиард бүлеп берү мөмкинлеге турында белдергән иде.

АКШ хөкүмәте, финанс кризистан килгән зыяннан арыну планын төзи. Аның нигезендә, хөкүмәт банкларның ипотека кредитларын, бәяләре төшкән бурыч кәгазьләрен сатып алырга тәкъдим итә. Бу план Конгресс тарафыннан расланырга тиеш. Дөнья финанслар базарларында эшләүче инвесторлар бу хәбәрләрне хуплап каршы алды.
XS
SM
MD
LG