Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә “чыбыксыз телефон” яхшы эшли


“Безнең гәҗит”нең чираттагы санында Татарстанда шау-шу тудырган хәбәр - президент Миңтимер Шәймиевнең үлеме турындагы гайбәт төп урынны алган.

Бу темага хәтта ике мәкалә язылган. Берсе “Азатлык радиосы” дулкыннарында яңгыраган язмалар булса, икенчесе газета мөхәррире Илфат Фәйзрахмановның “Сәяси гайбәт бик куркыныч” дигән мәкаләсе. Мәкалә авторы “Русиядә “чыбыксыз телефон” бик яхшы эшли” дигән нәтиҗәгә килә.

“Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевнең үлеме турындагы хәбәрне дә колактан-колакка ирештереп, матбугат чаралары күреп өлгергәнче үк, күпчелек белеп өлгерде. Минем үземә дә иң беренче бу хәбәрне телефоннан җиткерделәр. Танышларым, белгән-күргәннәр шалтыратып, борчылуларын белдерде. Хәер, матбугат чараларының күпчелеге, аеруча дәүләт карамагындагылар, хәбәрне ишетмәмешкә-күрмәмешкә салышты.

“Белмәссең, мөгез чыгарып куярсың да...”, – дигәннәрдер инде “идарә ителә торган демократия” шартларында эшләргә күнеккән дәүләт карамагындагы мәгълүмат чыганаклары. Кайберәүләр “Президентның сәламәтлеге начараю турындагы имеш-мимешләр” дип кенә, кыюсыз гына йомшартып телгә алды. Әлбәттә, демократик дәүләт дип аталырга омтылабыз икән, мондый гайбәткә шунда ук тиешле җавабын да бирә алырлык матбугат чаралары да булырга тиеш”, дип яза Илфат Фәйзрахманов.

Басманың “Тыелган тема” битендә “Оптимизация татарча түгел” дигән мәкалә урын алган. Монда автор Элвира Фатыйхова редакциягә язылган хат эзеннән Яшел Үзән районындагы Обсерваториядәге гомуми урта белем бирү мәктәбенә барган. Ата-аналар редакциягә мондый эчтәлекле хат язган:

“Быел 7, 8 сыйныфка күчкән татар балаларын, ата-аналарына әйтмичә, рус классларына кушканнар дип ишеткәч, мәктәп директорына мөрәҗәгать иттек. Балалар саны аз дип куштык, диде ул. Ни өчен болай эшләнә? Без, ата-аналар, балаларыбызның 11 сыйныфка кадәр татар классында укып чыгуын телибез. Балаларыбызны 1 сыйныфка биргәндә, безгә президент, мәгариф министрлыгы тарафыннан аларның үз туган телендә укулары вәгъдә ителгән иде. Бер генә бала булса да 11 сыйныфка кадәр аерым укытылырга тиеш, дип ышандырганнар иде.

Ә хәзер һәр класста 14 бала булырга тиеш дигән сүзгә сылтап, татар балаларын рус классларына кушалар. Бу хәл Костромада түгел бит, ә татар илендә – Татарстанда!!! Без бу эшне татар телен юк итәргә омтылу дип уйлыйбыз һәм бик нәфрәтләнәбез, йөрәгебез әрни”, диелгән ата-аналардан килгән хатта.

Әлеге мәктәптә булып кайткан журналист аянычлы нәҗтигәҗә килә.

“Ничек кенә аяныч булса да, татар теленә мескен караш – яңалык түгел. Оптимизация, реструктуризация дигән таякның юан башы, беренче чиратта, татар мәктәбенә, татар теленә китереп суга. Бу исем астына яшеренеп, мәктәпләрдә милләтебез киләчәген куркыныч астына куя торган гамәлләр кылына. Татарстан республикасы Конституциясендә гарантияләнгән тигез хокуклы ике дәүләт теле турындагы бөек казанышыбыз шушы мәктәпләрдә үк челпәрәмә килә. Телдән, милләтебездән биздерелгән бала киләчәктә кайсы милләт вәкиле булыр?! Моны фаразларга бүгенге мәгарифебезгә, гади генә бер мәктәп эшчәнлегенә күз салу да җитә. Ә ул сөендерми”, дип тәмамлый үзенең мәкаләсен Элвира Фатыйхова.

Рамазан ае уңаеннан да газетада “Кыямәт көнендә җиңеллек теләсәк” баш исемдә “Слихҗан” мәчете имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев белән әңгәмә басылган. Монда сүз Ураза һәм аны тоту нечкәлекләре турында бара.

Шулай газетаның бу санында күп кенә халыкны борчыган проблемаларга, иҗтимагый-сәяси эчтәлекле мәкаләләргә, мәхәббәт, сәламәтлек, гыйбрәт алырлык хәлләргә, дин, файдалы киңәшләргә зур урын бирелгән.
XS
SM
MD
LG