Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин бүлмәсенә чакыра-чакыруын...


“Бердәм Русия” фиркәсе җитәкчесе Путинның җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе ачылгач төрле җирләргә мөрәҗәгать итеп тә үз проблемаларын хәл итә алмаучылар бу оешмага бик өметләнгән иде. Алар аны Мәскәү дәрәҗәсендә каралыр дип уйлады.

Путинның җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләре Русиянең һәрбер төбәгендә эшли. Шактый акчалар тотып төзелгән бу оешмага халык сирәк-мирәк кенә йөри. Казандагы шундый үзәккә баргач та, анда бер ханымны гына очраттык. Әлфия ханым торак мәсьәләсен белән йөри икән. Бергә төзегән йортны ире анасы исеменә яздырып, хәзер хатынын өйдән куа. Инде мәхкәмә дә ире яклы карар чыгарган. Әлфия апа коррупция чәчәк атканда мәхкәмәне дә “сатып алырга” мөмкин дигән фикердә тора. Шуңа ул Путин оешмасы ярдәм итмәсме дип өметләнеп килгән. Аңа башта мәхкәмә карарына каршы килеп бу мәсьәләне хәл итә алмыйбыз дигәннәр, бары Мәскәүгә барам дигәч кенә шүрләп калганнар.

“Ярдәм итәбез дип вәгъдә иттеләр. Булып чыкмаса Мәскәүгә барачакмын. Беренче тапкыр килеп кәгазьләрне күрсәткәч ник килдегез дигәннәр иде, аннары мондагы бер кеше ярдәм итәчәген әйтте. Барысын да язып биргән идем. Менә нәтиҗәсен кайчан белеп булыр икән дип килдем”, ди Казанда яшәүче Әлфия ханым.

Качаклар мәсьәләсе белән йөрүче Мансура ханым да әлеге үзәккә мөрәҗәгать иткән булган.

“Анда минем документларымны кабул итмәделәр. Хәзер инде шул документлар белән Мәскәүгә “Бердәм Русия”нең кабул итү бүлмәсенә барырга уйлап торам. Монда мәхкәмә чыгарган карарны укып карадылар да, без бу документлар нигезендә эш итә алмыйбыз дип кире бордылар”, ди ул.

“Бердәм Русия” фиркасенең Татарстан бүлегендә агитация һәм пропаганда бүлеге җитәкчесе Рәшит Баһаутдинов кайберәүләр мәсьәләнең хокукый ягын аңлап бетермичә киләләр, ди.

“Һәрнәрсенең юридик ягы бар. Кайвакыт фатир бирмиләр дип киләләр. Аның бәлки аңа хокукы юктыр. Кайбер кешегә аңлатма бирергә генә кирәк. Шулай ук Путин хәл итәчәк дип ышанып торак сорап килүчеләр дә бар”, диде Баһаутдинов.

Ул күп кешеләр өйдә ут юк, чүп чыгармыйлар дип киләләр, аны Путин хәл итәргә тиеш түгел бит инде, ди.

Баһаутдинов әйтүенчә, Путинның җәмәгатьчелекне кабул итү үзәгенә килүчеләрнең гозерләре күбрәк җирле өлкәдә хәл ителә.

“Монда хәл ителә алмаганнары гына Путинга китә. Ә калганын махсус хезмәткәрләр кирәк урыннарга мөрәҗәгать итеп хәл итә”, ди Рәшит Баһаутдинов

Ә Русия Үзәк коммунистлар фиркасенең Татарстан җирле бүлегенең беренче секретаре Хафиз Миргалимов аларның партиясендә бу эш алып барыла, ди.

“Безнең районнарда беренче секретарьләр халыкны кабул итә. Ләкин анардан пропаганда ясамыйбыз. Аннары анда барып бөтенесе дә проблемасын чишә алмаячак. Алар һәрбер кешегә фатир да бирә алмаячаклар. Бу бүлмә күбрәк халыкны нинди мәсьәлә күбрәк борчый дип җәмәгатьчелекнең фикерен өйрәнгән кебек. Аннары хакимият башлыклары Путинның вәкилләре булып тора, чөнки “Бердәм Русия”гә керәләр. Шуңа моны партия пропагандасы дип атап була”, ди Миргалимов.

Аның әйтүенчә, һәрбер партиянең үз эшләү алымнары бар.

“Бу Путинны пропагандалау һәм сайлаучыларны үзеңә җәлеп итү өчен оештырылган бүлмә”, ди ул.

Гади халык аларның гозерләре Путинга барып җитәр, ул аны хәл итәргә булышыр дип өметләнгәндә, чынлыкта ул шул җирле җитәкчеләр карамагыннан ерак китми.
XS
SM
MD
LG