Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:04

Фильмның иҗат төркеменә бирелгән 15 миллион сум таралып беткән, эшне ахырга җиткерер өчен тагын шул хәтле ук күләмдә акча кирәк.

Русия мәдәният министрлыгы килешүе белән 2006 башланган бу эшнең 60% инде тәмам, ди төшерүчеләр. 15 миллион сумны Русия мәдәният министрылыгы биргән булган. Хәзер иҗатчылар, эшне ахырга җиткерү өчен Татарстаннан 15-20 миллион сум өмет итә.
“Туган җирнең өч аршыны” классик татар язучысы Аяз Гыйләҗев әсәре нигезендә төшерелә. Аның сценариен улы, драматург Мансур Гыйләҗев язган. Режиссеры – Русиянең танылган иҗат кешесе Юрий Фетинг, операторы – яңа гына Канда бүләк алган фильмны төшергән Максим Дроздов.
Филмның әзер кисәкләре журналистларга күрсәтелгән булган. Хәбәрчеләр, әсәрнең югары дәрәҗәдә эшләнгәнен, югары бүләкләргә лаек булу мөмкинлеге турында яза.
Әсәрдә сүз баланың исламга тартылуы һәм үскәч мулла булуы турында бара. Фильмда туган якка дан җырлана, төп рольләрдә Казан, Мәскәү, Петербур, Алабуга һәм башка шәһәрләрдән җыелган театр һәм кино артистлары башкара, кино рус һәм татар телләрендә төшерелә, ди продюссер Светлана Бухараева.
Фильм Татарстанның Мамадыш районында, Алга авылында төшерелә. Аның ераклыгы, Татарстанда югары профессиональ дәрәҗәдәге төшерү һәм яктырту техникасының булмавы, аны читтән китертү сәбәпле, катлаулы күренешләрне тудыру күп чыгымнар таләп итүе акчаның таралып бетүенә сәбәпче булды, ди оештыручы ханым.
Акча табылган очракта, Светлана Бухараева, эсәр инде бу елда ук эшләнеп бетәчәк, дип ышандыра.

XS
SM
MD
LG