Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лукашенка Көнбатыш белән араларны өзү белән яный


Минск – Беларус президенты Александр Лукашенка, Көнбатыш илләре Беларусның парламент сайлавын танымаса, Минск бу илләр белән араларын өзәчәк дип кисәтте.

Лукашенка сүзләренчә, ул 28 сентябрь сайлавын Кушма Штатлар һәм Европа илләре белән бәйләнешләрне яхшырту мөмкинлеге итеп күрә.

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы күзәтүчеләре сайлау алды кампаниясе барышында намзәтләр турында төгәл мәгълүмат булмавын турында хәбәр итте.

1990-нчы елларның уртасыннан бирле Беларуста үткән бер сайлауны да Көнбатыш гадел һәм ирекле дип тапмады.

XS
SM
MD
LG