Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:42

Беларус оппозициясе сайлау алды кампаниясен дәвам итергә карар иткән


Минск – Парламент сайлауга бойкот белдерү өндәүләренә карамастан, Беларус оппозициясе сайлау алды кампаниясен дәвам итергә карар иткән.

Берләшкән оппозиция җитәкчесе Анатолий Лебедко оппозициядәге намзәтләргә сайлау алды кампаниясен ахырына кадәр үтергә һәм хәрәмләшүләр турында мәгълүмат тупларга чакырды.

Лебедко сүзләренчә, сайлаулар канунсыз дип табылса, оппозиция үз тарафдарларын тыныч каршылык чараларына чакырачак.

Парламент сайлауга бу юлы 70-ләп оппозиция намзәте кертелде – узган сайлау белән чагыштырганда күпкә күбрәк.

XS
SM
MD
LG