Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:33

Пакстан шартлауда Әл-Каидә эзен күрә


Исламабад - Пакстанның эчке эшләр министрлыгы шимбә көнне Исламабадта Marriott кунакханәсе янында булган шартлау өчен Әл-Каидә белән бәйле Талибан сугышчыларын гаепләде.

Министрлыкның югары рәсмие Риман Мәлик сүзләренчә, бу сугышчылар Әфганстан чиге буендагы кабилә төбәкләрдә хәрәкәт итә.

Пакстанның саклану министры Шадрый Әхмәт Мохтар, журналистларга бу һөҗүмдә чит ил кешеләренең дә катышы булуын әйтте:

"Бу һөҗүмдә чит ил кешеләренең дә кулы бар. Чөнки безгә каршы сугышкан үзбәкләр, чеченнар алар Пакстанлы түгел", диде Пакстанның саклану министры.

Пакстан президенты Али Асиф Зардари, һөҗүмнән соң халыкка мөрәҗәгать итеп, илдә террорчылыкны бетерергә вәгъдә итте.

Соңгы мәгълүматларга караганда, шартлау нәтиҗәсендә кимендә 53 кеше һәлак булган. 270-ләп кеше җәрәхәтләр алган.

Интихар һөҗүмче Marriott кунакханәсе янында шартлакыч тутырылган йөк машинасын шартлаткан. Бу кунакханәдә еш кына чит ил кешеләре туктала.

Корбаннар арасында 21 чит ил кешесе дә бар. Шул исәптән Чехиянең Пакстандагы илчесе Иво Здарек. Шулай ук ике американ ватандашының да һәлак булганы расланды.

Шартлау өчен җаваплылыкны әлегә бер кем дә үз өстенә алмады.

XS
SM
MD
LG