Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия кораблары Венесуелага хәрби күнегүләргә китте


Русиянең төньяктагы кораблары Венесуелага хәрби күнегүләргә китте.

Русия хәрби диңгез флоты вәкиле Игорь Дыгало әйтүенчә, Североморскийдагы Төньяк флот базасыннан Петр Беренче атом корабы белән тагын 3 хәрби кораб Венесуела хәрби көчләре белән уртак күнегүләргә киткән.

Күптән түгел Русиянең стратегик бомбалау очкычлары да Венесуеалада хәрби күнегүләрдә катнашкан иде.

АКШ белән мөнәсәбәтләре киеренкеләшкән Русия соңгы арада Венесуела, Куба һәм башка кайбер Латин Америкасы илләре белән мөнәсәбәтләрен ныгытып җибәрде.
XS
SM
MD
LG