Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабул һәм Исламабад террорга каршы хезмәттәшлек итәчәк


Әфган президенты Хәмит Карзаи идарәсе, Исламабадта интихарчы һөҗүме кимендә 53 кешене үтергәннән соң, Әфганстан һәм Пакыстан террорчылыкка каршы хезмәттәшлек турында килеште дип белдерә.

Белдерүгә караганда, якшәмбе кич Карзаи Пакыстан премьер-министры Йосыф Риза Гиланига телефон аша шылтыраткан.

Карзаи Гиланига Исламабадның Мариот кунакханәсенә һөҗүм террорчылыктан котылуның бердәнбер юлы аңа каршы киң һәм ачык хезмәттәшлек икәнен күрсәтте дигән.

Гилани исә террорга каршы көрәш өчен уртак стратегия моңарчы беркайчан да булмаган дәрәҗәдә зарур дип әйткән.

Пакыстан эчке эшләр министрлыгы Мариот кунакханәсенә һөҗүм әл-Каидәгә бәйле Талибан сугышчылары эше булырга охшый дип белдерде.
XS
SM
MD
LG