Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстан Грузия портына инвестицияне туктата


Казакъстан авыл хуҗалыгы министры Акылбәк Куришбаев Казакъстан Грузиянең Поти портында ашлык кабул итү-озату бүлеге төзү ниятеннән сәяси тотрыксызлык сәбәпле баш тарта дип белдерде.

Министр парламентта чыгыш ясап министрлык хөкүмәткә әлеге инвестиция планын туктату турында хат җибәрде диде.

Казакъстан Үзәк Азиядә иң күп ашлык җитештерүче ил.

Элегрәк ул ашлыкны читкә озату юлларын төрлеләндерү өчен Грузиянең Поти портында ашлык бүлеге төзергә җыенуын белдергән иде.

Моңарчы Казакъстан Грузиянең Русия белән низагы инвестиция планнарына тәэсир итмиячәк дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG