Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәхнәдә йөрмәскә, артыгын селкенмәскә


2007 елда подиумда йөрергә рөхсәт ителгән әле
2007 елда подиумда йөрергә рөхсәт ителгән әле

Ирандагы модель кызлар үзләрен тыйнак тотырга тиеш. Киемнәрне подиумда күрсәтү тыела. Бу - Иранда кертелгән яңа кагыйдәнең берничәсе генә.

Иран мәдәниять һәм ислам кагыйдәләре министрлыгы күптән түгел “Мода һәм кием күрсәтү тамашалары өчен” яңа кагыйдаләр җыентыгын чыгарды. Алар Иран һәм мөселман дизайнерларын, мәдәниятен таныту максатын куя. Әмма киенү рәвешенә карата болай да каты чикләүләр булган бу илдә, мондый күрсәтмәләр чираттагы иреклекне кысу буларак кабул ителә.
Министрлык чыгарган 8 өлештән торган “Мода һәм киемне күрсәтү тамашалары” кагыйдәләрендә, модель кызларга каты буянырга ярамый һәм күрсәтелә торган күлмәктән игътибарны читкә этерүче нинди дә булса хәрәкәт ясаудан да тыелып торырга кушыла.
Модельләр үзләренең сыннарын күрсәтмәскә тиеш һәм аларның чәчләре дә күренмәскә тиеш. Тар, сыланып торган киемнәр кию ислам һәм Иран мәдәниятенә каршы килә һәм тыела, диелә анда.
Тамашалар вакытында яңгыраган музыка Иран һәм ислам мәдәниятенә туры килергә тиеш һәм модельләрне рөхсәт ителмәгән хәрәкәтләр ясауга этәрмәскә тиеш. Мода күрсәтелә торган озынча сәхнә дә, чит ил мәдәниятенең бер күренеше буларак, шулай ук тыела.
Иран мода йортларына тере модельләрне кулланырга рөхсәт ителгәнгә ике генә ел әле. Аңарчы, яңа киемнәр кара тостәге курчак модельләрдә һәм элмәкләрдә генә күрсәтелде.
Модага карата таләпләр төрле төсле киемнәр киергә рөхсәт ителүе белән бераз йөмшартылды кебек, әмма хатын-кызлар һаманда башларына яулык бәйләргә, сыннарын яшерүче озын, киң киемнәр киеп йөрергә тиеш.
Кыска җиңле күлмәк кию һәм чәчне күрсәтү җинаять дип санала. Тәртипне ни дәрәҗәдә бозуга карап, акча түләү яки берничә атнага рәшәткә артына утырту җәзасы бирелергә мөмкин.
Хатын-кызлар гына түгел, ир-атларга да каты таләпләр куела. Яшь егетләргә мәсәлән, көнбатыштагыча итеп чәч кистерергә ярамый.
Иранда график дизайнер булып яшләүче бер егет “Азатлык” радиосына биргән әңгәмәсендә “безнең хакимиятләр, киемнәрнең төсен, киңлеген, төгелешен билгели, үзләренә чамадан тыш күп вәкаләт ала,” дип әйткән иде.
Әмма бу сүзләрне Иран хакимиятләре ишетми. Алар теләсә нинди юл белән Көнбатыш тәэсиренә каршы торырга кирәк, дип саный. Мәсәлән мәдәният һәм ислам кагыйдәләре министры Хөссәин Саффар Харанда вазыйфага билгенгәч, рок һәм реп музыкасы белән көрәшергә вәгъдә иткән иде.
Модага килгәндә, кадими сәясәтчеләр, чит ил журналларыннан һәм иярчен каналлардан яшьләргә Көнбатыш тәэсире каты булыр, дип шикләнә. Ирандагы кием тегүчеләр, даими чикләүләр, эшкә, иҗатка комачаулый, дип зарлана.
Тәһрандагы модельер Шакупа Фирузон яңа кагыйдаләргә тәнкыйть белдерә.
“Бу җитди түгел. Мәсәлән, алар бөтен киемнәрнең үрнәкләрен 6 ай алдан тикшерүгә берергә куша. Дизайнер 6 ай көтә алмый. Мин үземнең киемнәрне ел фасыллары алышнган мәлгә эзерләп куям. Мин аланы күрсәтергә тиеш. Бу яңа кагыйдаләр кабул иткәннән соң, миңа Дубайга барып эшләү җайлырак була башлады”- ди ул.
Дубай, Көнбатыш күзлгеннән караганда, артта калган дип саналса да, анда күпмедер иреклекләр бирелә. Бу шартларда, Иран дизайнерлары һәм аларның киемнәрен киючеләр подиум һәм мода тамашалары тыелмаган илләрне сайларга мөмкин.
XS
SM
MD
LG