Accessibility links

Кайнар хәбәр

“КамАЗ” Таҗикстанга кайтырмы?


“КамАЗ” ның һәр чыгарылган автомобильнең дүртенчесе чит илгә озатыла. Ширкәт Таҗикстан базарына кире кайтуда шактый эш алып барган.

Менә 15 елга якын инде Чаллы “КамАЗ”ларын күпләп сатып алучылар арасында Таҗикстан республикасы булуы турында сүзләр булмады. Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан һ.б. кайбер элекке совет республикалары “КамАЗ” белән элемтәне өзмәделәр дип әйтергә була. Автомобиль ширкәте соңгы берничә елда Таҗикстан базарына кире кайту буенча шактый эш алып барган.

“Хәзер Таҗикстанда сәяси һәм икътисадый үсеш бар, ул халыкара бизнеста шактый активлык күрсәтә башлады”, дип саныйлар “КамАЗ”да. Шушы вәзгыятьне күз алдында тотып, озак еллардан соң беренче тапкыр “КамАЗ” Таҗикстанда ачылган 5нче халыкара күргәзмәдә катнаша. Күргәзмә 18 сентябрьдә ачылды. “КамАЗ”ның яңадан Таҗикстанга игьтибар итүенә нәрсә сәбәп булган? Бу хакта ширкәтнең мәгьлүмат департаменты баш белгече Фәһим Җиһаншин “Азатлык”ка болай диде:

“Беренчедән, бу күргәзмәдә “Юл-транспорт һәм төзелеш техникасы” дигән яңа бүләкчә ачканнар. Ә болар автомобиль базарында “КамАЗ”ның үз даирәсе. “КамАЗ” үз экспозициясе белән җирле кулланучыларның нәкъ менә шул, юл транспорты һәм төзелеш белән бәйле булган өлешенә мөрәҗәгать итә. Әлбәттә, безнең машиналар Таҗикстанның җир асты байлыкларын эзләп табуда һәм алардан файдалануда да бик кулай йөк ташу чарасы булачак.

Тугандаш ил базарына яңадан кайту чараларын “КамАЗ” күптән әзерли инде. Моның өчен әлегә кадәр ике нәрсә җитенкерәми иде – сәяси тотрыклылык һәм ил икътисадының күтәрелә башлавы.

Бусы – “КамАЗ”ның Таҗикстанга кабат кайтуына икенче сәбәп. Төзелеш индустриясе бигрәк тә тиз үсә. Икътисадның бу тармагы үсеп килүче илләр өчен аеруча мөһим, чөнки төзелеш иң беренче чиратта озак вакытка исәпләнгән икътисадый һәм иҗтимагый проектларны күздә тота.

Русиянең 2 компаниясе биредә Рогун һәм Сангдудин электр станцияләре проектын тормышка ашыра. Шушы күренеш Таҗикстанда КамАЗ машиналарына ихтыяҗ тудыра”, диде Фәһим Җиһаншин.

Бүген бу дәүләттә 5 мең “КамАЗ” булып, барлык йөк машиналарының 68%ын тәшкил итә. Халыкара ярминкә барышында нинди булса килешү, сату алу турында әлегә мәгьлүматләр бәян ителми. Анысы ярминкәдән соң булып, мөгаен.

XS
SM
MD
LG