Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Казан” сатылган инде…


Яшь җырчы Алия Исрафилова 400 миллион сум тирәсендә бер әтисенең фамилиясе генә булу белән килешми.

“Журналистларның әтинең фамилиясен генә атап язулары миңа ошамый. Чөнки, бу эштә бик күп кешеләр бар. Аларны да яңгыратсалар, миңа калса, дөресрәк булыр иде. Ә инде әтигә килгәндә, бер аның гына фамилиясе яңгыравы, әлегә аның аша шушы эшнең баруы, прокурорлар әйтүенчә, аның аша бу эшне тикшерәләр. Барлык якларын, барлык гаепле кешеләрне аның аша ачыклыйлар дигән булалар.
Алия Исрафилова Казан шәһәренең Вахитов районы мәхкәмәсенә килгән иде. Дүшәмбе көнне “Файда” исемле җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең мөдире ЗаҺир Исрафиловка карата кузгатылган җинаять эшенең икенче утырышы булды. Бу чарага Казан шәһәре хакимиятеннән һәм башка ширкәтләрдән дә вәкилләр чакырылган иде.
Утырыш алдыннан казый Геннадий Никитин “Азатлык” радиосына аңлатмалар бирүдән баш тартты. Адвокат та әлеге мәхкәмәдә карар чыкмый торып, бернинди дә комментарийлар бирмәячәген белдерде.
Мәхкәмәнең беренче утырышы узган атнаның пәнҗешәмбесендә булган. “Ансына сеңелем барган иде. Әтине гаепләүләрне тыңлап бу кадәр хаксызлыкка исе-акылы китеп кайтты”,- дип белдерде Алия Исрафилова.
Беренче утырыш вакытында прокурор гаепләү белән таныштырган. “Вечерняя Казань” газетасы язуынча, Заһир Исрафилов Казанның 1000 еллыгына әзерлек вакытында федераль бюджеттан бирелгән 400 миллион сум акчаны юып дөньяга чыгару, ягъни легальләштерүдә гаепләнә. Тикшерү белдерүенчә, Мәскәүдәге һәм Петербурдагы кырын ширкәтләр аша бу акчалар офшор төбәккә чыгарылып, аңа Италиядә эшләнгән круиз көймәсе сатып алынган. Ул вакытта бу көймәгә “Казан” дип исем дә кушылган булган.
Апрель аенда эчке эшләр министрлыгының Татарстандагы тикшерү идарәсе башлыгы Андрей Вазанов бу көймәне сатып, акчасын казнага кайтарырга җыенулары турында белдергән иде. Әмма, “Вечерняя Казань” хәбәр итүенчә брокерлар аны саткан. Исеме дә үзгәргән. Көймә хәзер “London Night” дип атала икән.
Беренче утырыш вакытында прокурор гаепләүне укыгач, Заһир Исрафилов аларның барсы белән дә килешмәвен белдергән. Бу эшкә катнашы булганнар һәм шаһитлардан сорау алынып беткәч кенә һәм әлеге җинаять эшенең бөтен материаллары белән якыннан танышып чыккач кына нинди дә булса аңлатмалар бирәчәген әйткән.
Вахитов районында мәхкәмә утырышлары декабрь аена кадәр дәвам итәчәк. Исрафилов яклылар, әгәр гадел карар чыгарылмаса, югарырак мәхкәмәгә мөрәҗәгать итергә җыеналар.
“Төп килешмәгән әйбер әтинең монда булуы. Һәм Алла бирса, башка кешеләр дә никадәр бу эштә гаепле үзләрнең җәзасын алыр дип ышанасы килә. Әйтерсең әти әллә нинди зур бер мафиянең башлыгы булып торган. Ә чынлыкта бөтен гаепләүләр абсурд. Берничек тә башка сыйдыра алмыйбыз без моны. Инде бер ел дәвамында бара бу эш. Ничек менә шулай гаепсезлеген белә торып, бер гаепсез кешене шулай тотырга мөмкин икәнлеген, бүгенгә кадәр аңлый алмыйбыз”,- ди Алия Исрафилова.
XS
SM
MD
LG