Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрек укытучылары Татарстанга килә алмады


Май аенда татар-төрек мәктәпләрен яклап пикет узган иде
Май аенда татар-төрек мәктәпләрен яклап пикет узган иде

Татар-төрек мәктәпләрендә белем бирүче төрек укытучыларының визалары озайтылмады. Бу мәктәпләр АКШ дәүләт департаментының еллык хисабында искә алына.

АКШ дәүләт департаментының дөньяда дин иреклге торышы турында еллык хисабында 2007 елның октябрендә Русиянең генераль прокуратурасы татар-төрек лицейларын Сәет Нурси китаплары белән бәйләп тикшерүләр уздырды диелгән. Чыннан да бу мәктәпләрдә Ислам юнәлешендәге төрек галиме Нурси киатплары эзләнде. Әмма Русиянең төп басымы – анда белем бирүче төрек укытучыларына булды.

Бу уку йортларын тикшерүчеләрне Англиядә басылган инглиз теле дәреслекләре кәнәгатьләндермәгән.Чөнки,аларны Русия үзендәге укыту исемлегенә кертмәгән. Ә инде төрек теле дәреслекләренә килгәндә исә, Татарстан министрлыгы үзенең эше булуына карамастан кулланырга ярый дигән карар чыгармаган. Һәм төркиядән килгән укытучыларның урыс телен начар белүе дә тикшерүчеләр күңеленә хуш килмәгән.

Шулай итеп эш өчен алынган визалары бетү белән, ягъни 2007 уку елы тәмамлагач төрек укытучыларын Төркиягә кайтарып җибәрделәр. Татар-төрек мәктәбе җитәкчеләре, анда укучы балаларның ата-аналары яңа уку елы башлану белән бәлки визалары озайтылыр дип өметләнсә дә төрек укытучыларына рөхсәт бирелмәде.

“Киләсе елның 1 гыйнварыннан Татарстанга яңа квоталар биреләчәк. Без уку йорты буларак чит ил ватандашларын эшләтергә рөхсәт ала алсак төрек укытучыларын чакырырга дип уйлап торабыз. Әлегә үзебезнең Татарстанда бу мәктәпләрне тәмамлап, аннары университетларда белем алган укучылар эшли. Ягъни элекке эш юнәлешен сакларга тырышабыз”, ди Казандагы 4нче татар-төрек мәктәбе директоры Марат Фаттиев.

Ул җитәкләгән мәктәптә барлыгы узган ел 8 төрек укытучысы булган, ә хәзер берәү генә калган.

“Аның Русиядә яшәүгә рөхсәте бар - хатыны татар. Хәзер ул мәктәптә эшли, ләкин тикшерүчеләр Төркия дипломнарын һаман да шик астына куя, шуңа аның эшләвенә дә төгәл рөхсәт юк. Хәлбүки ул дипломнар Русия мәгариф министрлыгында тәңгәлләштерү узганнар иде инде һәм махсус кәгазьләр бирелгән. Ләкин хәзер ул кәгазьләр канунда язылганча ук дөрес бирелмәгән, диләр. Хәтта ул кәгазьнең бөтен аңлатмалары булса да. Алар инде үзләренә бер максат куйганнар һәм шуңа бернинди кәгазьләрне дә танымыйлар,” дигән фикердә тора Фаттиев.

Аның әйтүенчә, Русия тиздән Балонья килешүенә керә һәм бу проблеманы хәл итәчәк. Чөнки бөтен Европа һәм Балонья килешү эченә кергән дәүләт дипломнары дөньяда таныла. Ә Төркиянең югары уку йортлары инде күптән Балонья килешүенә кергән.

“Русия дә кергәч бу дипломнарны тәңгәлләштерү мәҗбүрияте калмый. Ул автоматик рәвештә үзеннән-үзе эшләнәчәк. Без шуңа өметләнеп торабыз”, ди 4нче татар-төрек мәктәбе җитәкчесе.

Фаттиев татар-төрек мәктәпләренең булган данын һәм эчке рухын саклап калу өчен ким дигәндә ике-өч төрек укытучысы кирәк булуын искәртә.

Рәшит Минһаҗ калган төрек укытучыларына да басым бара, ди
Әлеге мәсьәлә белән кызыксынып баручы “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Рәшит Минһаҗ хәзер Татарстанда 12 төрек укытучысы калуын әйтә.

“Бу ватандашлык алганнар һәм яшәп торырга хокукы булганнар. Аларны да укыттырмаска тырышалар. Төрек укытучыларын китерү белән шөгыльләнүче “Эртугрул Гази” ширкәтен экстремистик дип әйтәләр икән. Ә аның экстремистик икәнен махкәмә билгеләргә тиеш. Бу бәйләнергә тагын бер сәбәп,” ди Минһаҗ.

Аның әйтүенчә, Русия рәсмиләре төрки халыкларның татарлар белән аралашуын теләми. Чөнки сер түгел, инде укытучыларны гына түгел, инде төрек эшмәкәрләрен дә кысрыклау бара.
XS
SM
MD
LG