Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәхимовны "манчу" дәвам итә


"Манчуларга" бер ел чамасы кала...
"Манчуларга" бер ел чамасы кала...

Башкортстан президентын "манчулар" узган атна Русия телевидениесенең беренче каналында “Кеше һәм канун” тапшыруы белән башланган иде.

Ул тапшыруда республикада милли тигезлек булмау, ягулык-энергетика тармагын йоту, Благовещен хәлләре һәм башка хокук бозулар турында сүз барды. Дүшәмбе ТВЦ каналында “Момент истины” тапшыруы була. Анда төшүчеләр тапшыруның шактый тәнкыйди булачагын ирештерә.

Узган шимбә Уфада демократик көчләр хәрәкәте конференция уздырган иде. Анда катнашкан Борис Немцов Башкортстандагы хәлләрне урта гасырлар феодолизмы белән чагыштырды. “Русиядә феодал кенәзлекләр, солтанатлар булмаска тиеш”, - диде ул.

Либерал демократлар фиркасе башы Владимир Жириновский да Мортаза Рәхимовка тәнкыйть белдерде. Ул, Вадим Садыйковны оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсендә тукмап, Радий Хәбировка каршы күрсәтмә алганнарын әйтте. Ул басымга түзә алмый күрсәтмә биргән һәм иреккә чыгу белән бу хакта Генераль прокуратурага хәбәр иткән иде. “Рәхимов өчен кануннар юк. Ул республиканы буа, бай, диктатор кебек эш итә”,- дип белдергән Владимир Жириновский.

Башкортстан халыклары ассамблеясы Русия Президентына мөрәҗәгать юллады. Анда Башкортстан җитәкчелегенә каршы дискредитация кампаниясе башлануы әйтелгән. Әлеге документ ил башыннан бу мәгълүмат сугышын туктатуда ярдәм сорый.

Каршылык чарасы

Узган шимбә Башкортстан коммунистлары урам җыены уздырды. Ул урыс драма театры бинасы каршында узды. Анда 70кә якын кеше катнашты. Чарада төп сүз кыйммәтчелек, социаль проблемалар хакында барды. Җыен ахырында резолюция кабул итеде. Бу социаль эчтәлекле документка башка юнәлешле бер таләп тә кергән. Ул башкала урымының исемен кайтару турында. Күптән түгел Фрунзе урамы Зәки Вәлиди урамы итеп үзгәртелгән иде. Коммунистлар элекке исемне кайтаруны таләп итә.

XS
SM
MD
LG