Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда сугышчы дип шикләнелгән 10 кеше үтерелде


Пакстан иминлек көчләре илнең төньяк-көнбатышында, әфган чигенә якын җирдә зур хәрби чара барышында сугышчы дип шикләнелгән тагын 10 кешене үтерде.

Хөкүмәт рәсмиләре әйтүенчә, алар Баҗур асаба җирләренең төп шәһәре Хар читендә сишәмбе иртән каты атышлар вакытында үтерелгән.

Рәсмиләр әйтүенчә, иминлек көчләре ягыннан яраланучылар бар.

Баҗурда август башында зур хәрби чаралар башланганнан бирле сугышчы дип шикләнелгән 700-дән артык кеше үтерелде.
XS
SM
MD
LG