Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:43

Финляндия мәктәбендәге атышта 10 кеше үлде


Финляндиянең бер һөнәри-техник мәктәбендә атыш булды.

Полиция әйтүенчә, кораллы кеше Финляндиянең көнбатышында Кауһайокидагы мәктәптә ут ачу нәтиҗәсендә 10 кеше һәлак булган, берничә кеше яраланган.

Ут ачучы үз-үзенә дә аткан һәм соңрак хастаханәдә үлгән.

Аның шул ук мәктәптә укучы 22 яшлек студент булуы ачыкланган.

Финляндиянең көньягында бер мәктәптә кораллы бер кешенең 8 кешене һәм үз-үзен үтерүенә әле 1 ел да тулып өлгермәгән иде.

XS
SM
MD
LG