Accessibility links

сишәмбе, 28 март 2017, Казан вакыты 05:35
Римзил Вәли. Әгәр дә татар яшьләре форумы вакытында үткән бу чара гыйбрәтле, хикмәтле булмаса, бүгенге тапшыруны әзерләмәгән дә булыр идек. Бер яктан, теманың мөһимлеге – милли мәгълүмат чаралары, милли журналистика, аларның халыкка тәэсир итүгә, заманча көндәшлеккә сәләтле булуы. Икенче яктан, шул ук теманың тузып, тапталып бетүе. Гаҗәп бит - күпме халык бу эштә катнаша, күпме кеше карый, укый, бәяли. Әмма мәгълүмат чараларына, милли матбугатка бәя бирү һәм диагноз куюны булдыра алмыйбыз. Шул ук вакытта тиражлар төшә, рейтинглар түбәнәя бара...

Милли рух өлкәннәрнең генә җаннарын җылыта. Ә татарлык утын саклаучы яшьләр әлегә күп түгел. Нәкъ менә шуңа күрә татар журналистикасының иң зур, иң изге бурычы итеп милли үзаң тәрбияләү мәсьәләсен кую бик табигый. Чөнки журналистлар милләтне саклауда үз миссиясен аңласа, укучылар, тыңлаучылар һәм телевизор караучылар нәкъ милли мәгълүмат чараларына игътибар итсә, әллә кайчан хәлләр үзгәрер иде. Сөйләшүнең икенче, соңгы өлешендә нәкъ менә шул турыда фикер алышабыз. Бу әңгәмәдә татар журналистлары катнашты. “Татмедиа” агентлыгының вәкиле дә бар иде.

Тагын бер нәрсә. Кызыклы, бәхәсле әңгәмәдән соң бер генә мәгълүмат чарасының шул турыда бер генә сүз дә диярлек язып чыкмавы үзе бер хикмәтле, серле күренеш. Димәк, монда нәрсәдер бар. Өйрәнергә, аңларга кирәк моны. Иҗади, милли даирәләр фикереннән тыш, рәсми органнарның карашын да белергә кирәк.

Сөмбель Таишева (“Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе урынбасары). Сез татар матбугаты начар, дип әйтәсез. Әйе, кайбер тиражлар төшкән. Ләкин, бүгенге көндә безнең республикада 1133 матбугат чарасы эшләп килә. Һәм ике ел дәвамында безнең басма матбугат чаралары саны 113 газета һәм журналга үскән. Шуның 19 газет һәм 6 журнал татар телендә чыга. Ни өчен 25 яңа татар телендә газета һәм журнал чыга? Димәк, алар популяр, аларга кызыксыну бик югары. Шуны да истә тотырга кирәк, безнең матбугат базары 90 ел дәвамында дәүләт кулында булган. Һәм 90 ел дәвамында дәүләт егерме, кайберләрендә кырык, кайберләренә сиксән процент дотация биргән. Ә соңгы елларда дәүләт базардан чыгу сәясәтен алып бара. Бөтен газет бүген берничә максат белән оештырыла. Төп максаты – табыш. Ә ул табышны безнең укучыларыбыз ясый дип әйтергә була.

Тагын бер проблема килеп чыкты. Хәзер яшьләр, гомумән, газетаны укырга теләми. Алар интернетка кереп, кирәк мәгълүматны карап кына чыга. Хәзер күп интернет сайтларында бер зур проблема килеп чыкты: анда аерым журналистлар язган мәкаләләрне куялар һәм бер тиен акча түләмиләр. Гонорар да, автор хокукларын саклау да юк.

Бүгенге җәмгыятьтә булган проблемаларны яктырта торган газеталар булырга тиеш. Юкса, безнең җәмгыять надан калачак. Без июнь аенда Швецияга бардык. Анда Бөтендөнья газета форумы булды һәм анда дөньяда танылган баш мөхәррирләр җыелды. Алар барысы да болай ди: бүгенге басма матбугат чараларының проблемасы бер – тиражлар төшә. Һәм аны күтәрер өчен бер генә юл бар – бу төбәктә иң кызыклы хәбәрләрне бирү.

Римзил Вәли. Сөмбель Таишева, кызыклырак язсак, милли матбугат гөрләп яшәр, дип саный. Ә кайбер журналистлар моны ишетеп, баш чайкый. Әйе, бу проблема катлаулырак шул. Кайвакытта кызыклы язмалар чыга. Әмма потенциал укучы татарча белми. Яки тагын да кызыклы басмалар, телевизор тамашалары аның игътибарын яулый. Яисә бөтенләй башка темалар белән кызыксына ул. Басмаларның, каналларның күбәеп китүе дә хәлгә таэсир ясый. “Безнең гәҗит” басмасының мөхәррире, телевидение журналисты Илфат Фәйзрахманов болай диде.

Илфат Фәйзрахманов. Бүген без бит өч татарны – аудиторияне үзара бүлешәбез. Аны аңларга кирәк. Гомумән “Татарстан почтасы”нда, мин сөйләшеп торам, укучыларның гомуми саны кимеми. Без өч бөртек татар укучысын бүлешәбез. Шушы конкуренция барышында гаделлек бар дип әйтә алмыйм. Кайбер басмаларга мәҗбүри яздыртулар турында миндә фактлар бар. Бүгенге очрашуда тагын бер әйбергә игътибар итәргә кирәк. Сары матбугат нәрсә һәм сары булмаган матбугат нинди? Бүгенге вазгыятьтә хосуси газеталар барысы да сары дип аңлатыла. Бу күренеш эчемне нык пошыра.

Раил Өметбаев (с), Римзил Вәли, Сөмбел Таишева, Миңназыйм Сәфәров
Римзил Вәли. Мәсәлән, “Комсомольская правда”. Мин анда эшләгән вакытта, ул бик җитди газета иде. Хәзер инде ул чын сары газетага әйләнде. Ләкин аның сәяси “начинкасы” Мәскәү Кремльнең элекке “Правда” газетасыннан да төгәлрәк. Сары матбугатның укытырга мәҗбүр итә торган сыйфатын файдаланырга мәҗбүр була. Син үзең дә, Ильфат, сары түгел, ләкин төсле газета чыгарасың. Кешеләр аны аны яратып укый.

Раил Өметбаев. Ә нишләп «Комсомолка» сары газета булсын? Мин килешмим. Аның үз слоганы бар: “Газета нашего города”. Көн саен 40 мең тираж. Анда казанлыларны кызыктыра торган әйберләр турында языла, шуңа күрә алар “чәчәк атып” яши.

Римзил Вәли. Мондый мәгълүмат: Заворотнюк кияүгә чыкты. Яки отпусктан кайтканда фәлән җирдә чирләде. Элек ул иң соңгы хроникада чыга иде. Хәзер беренче биттә зур хәреф белән эшләнә. Ясалма сенсация – ул сары матбугатның билгесе. Әлбәттә, “Комсомольская правда”да сәясәт күбәйде, ләкин мин аны мондый итеп белми идем.

Раил Өметбаев. Димәк, монда әйтелде инде, тиражларны арттырыр өчен шәһәрдә, районнарда була торган вакыйгаларны мөмкин кадәр оператив рәвештә бастырып барырга кирәк. Шуңа күрә “Вечерка”ны кеше күп укый, “Комсомольская правда”ның сайтына кеше күр керә. Чөнки анда язылган, фәлән-фәлән урамда су бетәчәк, пробка булачак. Бөтенесе схема белән күрсәтелгән.

Римзил Вәли. “Вечерка”ны мин гомер буе сүктем. Ләкин аның кебек оператив, аның кебек компетентлы газета Татарстанда юк.

Айгөл Йосыпова. Мин Башкортостанның “Стәрлебаш чишмәләре” район гәҗитенең хәбәрчесе. Безнең республикада татар матбугаты көчле. Туксан яшьлек аксакалыбыз “Кызыл таң” газетасы бар. Берничә ел элек “Әллүки” балалар журналы чыга башлады. Яшьләр өчен “Өмет” газетасы һәм “Тулпар” журналы булдырылды. Ләкин, бу журнал яшьләр өчен булса да, аны күбрәк олы кешеләр укый.

Телевидениегә килгәндә, җомга көнне бөтен республикада яшәүче татарларның барлык игътибарлары зәңгәр экранга тартыла, чөнки җомга көнне кич белән “Рәйхан” тапшыруы була. Ул атнасына бер тапкыр ярты сәгать була. Мин моны бик аз дип саныйм, чөнки Башкортстанда татарлар бик күп. Радиодан “Юлдаш” каналы тапшыруларын тыңлыйлар.

Илсөя Әхмәтгалиева (Мари Республикасы). Бүгенге көндә көчле глобализация бара. Татар мәдәнияте күбрәк авылларда сакланып килгән. Бүген безнең авыллардагы яшьләр шәһәрләргә күчеп китә. Бу күчеп киткән кешеләр татар телендә сөйләшеп, үзләре татар булып, күп кенә вакыт сакланса да, соңрак аларның балалары туа. Шәһәр баласы милли аңлы булып үсми. Мондый кешеләр көннән-көн күбәеп бара. Шуның аркасында газеталарның тиражы төшә. Башка кызыксындыргыч факторлар күбәя. Глобализация белән бергә ассимиляция көчәеп бара. Димәк, татар руска өйләнсә, яки кияүгә чыкса, аның баласы ярты татар була. Ул татар телендә сөйләшә дигән сүз түгел. Тәҗрибәле журналистлар буларак, сез безгә бу проблемалар белән көрәшүдә нинди киңәш бирә аласыз?

Данил Сәфәров. Безнең әтиләребез, бабаларыбыз интернет нәрсә икәнен белми дә, спутникны ничек куярга да аңламый. Минем әйтәсе килә, монда булган кешеләр артыннан уннарча, йөзләрчә, ә бәлки меңнәрчә татарлар торадыр. Сез, туган җирләрегезгә кайтып, аларны оештырсагыз... Әйтик, бер әбигә спутникны куярга ярдәм итсәгез, бу инде зур эш булыр иде. Шулай ук ничек Интернетка тоташырга, татар сайтларын эзләргә өйрәтсәгез, бу бик зур ярдәм булыр иде.

Алсу Ибраһимова (Нурлат телевидениесе хезмәткәре). Минем дус кызым бар, ул катнаш никахтагы гаиләдән. Әнисе татар, әтисе чуваш. Губанова Лилия Юрьевна. Ләкин ул татар теленә тартыла, чөнки, беренчедән, аның әнисе зур роль уйнагандыр. Барысы да җәмгыятьтән тора, ул аралашкан кешеләрдән тора. Мәсәлән, мәктәптә татар телен өйрәнгәндә укучылар ике төркемгә бүленә. Берсе рус төркеме, икенчесе татар төркеме. Ул кыз минем белән татар төркеменә йөрде һәм без аның белән узышып-узышып татар җөмләләрен төзедек.
Мин хәзер Раилгә карап торам да, аны үз итәм.

ТНВдан еш кына сезнең программаларны карыйбыз. Әгәр дә алып баручылар өлкәнрәк кешәләр булса, мин үз эшләрем белән китәм. Әгәр дә сез алып барсагыз, димәк яшь алып баручы, кызыксындыра, нәрсә сөйлиләр икән, ничек сөйлиләр икән. МУЗ-ТВга нигә тартылалар? Яшь, матур кызлар чыгалар да җырчылар турында сөйли башлый. “Кәеф ничек” программасын нигә карыйлар? “Кәеф ничек” дип кычкырып җибәрәләр дә, аны карамыйча булмый!
Илфат Фәйзрахманов (с), Илнур Фәйзрахманов, Данил Сәфәров


Римзил Вәли. Яшьләрнең яшьләргә тартылуы бер хәл. Татар журналистикасына PR, реклама җитмәү бар бит әле. Татар каналларына, басмаларына кайвакытта булса да, ул нәкъ газет, журнал укучыларга, милли радио тыңлаучыларга, татар телевидениесе караучыларга адреслана. Ә башкалар элек тә күрмәгән, ишетмәгән, хәзер дә күрми, ишетми кала.

Раил Имамов (Компьютер белгече). Менә интегәсез, тевидениедә эфирга нәрсә куерга белмисез. Бер үк клипларны атналар буе әйләндерәсез. Ә кичә яшләр форумында шикарный концерт булды, бер камера булмады, бер радио булмады. Өченче елны форумда бик матур дискуссия булды. Бернинди яздырып алу булмады. Мин безнең телевидениега аптырыйм. Ул ниндидер сай. Әйдәгез әле тагы безнең балалар турында сөйләшик. Менә ике улым бар. Икесе дә гимназияда укый. Өйдә рәхәтләнеп татарча сөйләшәбез. Телевизорда кырык канал, һәрберсен ике минут карыйбыз да, күчерәбез башкасына. ТНВ булса, балалар кычкыра: “Әйдә, бүтәнне куй!”. Карамыйлар да, кызыкмы, юкмы.

Айгөл Йосыпова. Мин сезнең белән килешмим. Әгәр дә бала татар телен яратса, карый ул. ТНВда нәрсә генә булмый, төрле кызыклы тапшырулар, яңалыклар. Башкортстанда да теләгән кеше ТНВ каналын карый ала.

Раил Имамов. Башкортларлары– ул башкачарак, алар милли рухка сусаган.

Айгөл Йосыпова. Башкортлар түгел, Башкортстан татарлары.

Раил Имамов. Менә сезнең балагыз булыр, ирегез татар кешесе булсын, Алла бирсен. Карарбыз әле, балагыз ничек үсәр. Саф татар гаиләсендә шәһәр җирендә нормаль үсеп булмый. Бу журналистларның ялкаулыгы. Өченче елны Горькийда федераль сабантуй булды. Поездның вагонында җыелдык, җырлар җырлап барабыз. Безнең янда журналистлар барды. Мин аларны тартам, тизрәк камераны куегыз, аннары кисәрсең, менә дигән сюжет килеп чыгар дип. Юк, бармыйлар, барсалар да төшереп алмыйлар. Җитәкчеләрдән тора бу эш.

Сөмбел Таишева. Мин бу сүз белән риза түгел. Мин Илшат Аминевны һәм башка җитәкчеләрне милли җанлы кешеләр дип саныйм. Балалардан бик күп хат килде һәм алар төрле. Ләкин ул хатларда балалар сезнең тапшырулар бик кызык дип язалар. Шуңа күрә хәзер тагын бер канал булдыру турында сүз бара. Бу махсус балалар өчен канал булачак. Аларның рейтинглары бик югары.

Илфат Фәйзрахманов. Менә минем балалар да өйдә татарча сөйләшәләр, Аллага шөкер. Ләкин, әгәр дә кызыксыну булмаса, аларны мәҗбүр итеп булмый. Монда әйтелде, Башкортстанда ТНВ күрсәтә дип. Без, Татарстаннан сезгә барып, бернинди шартлар тудыра алмыйбыз, әлбәттә. Сезгә үзегезнең җирлегегездә тырышырга кирәк. Шул ук вакытта, “Безнең гәҗит” Башкортстанда күп тарала. Икешәр ай буе тоткарланып укучыларга барып җитә. Башкортстанда гына бу. Безгә дигән хатлар килми. Укучыларыбыз “Илфат Фәйзрахмановка” дип язалар. Редакциягә диелсә, хатлар җибәрелми. Менә шундый сәяси әйберләр дә татар мөхитен, татар телен тарату мәсьәләсендә бар.

Римзил Вәлинең аңлатмасы.

Мнә шулай барды яшьләр форумының журналистлар секциясе. Анда зур гына резолюция кабул ителде. Бу очрашуга кайбер басмалар, каналлар үзләренең хәбәрчеләрен дә җибәрмәгәннәр иде. Бәлки татар журналистикасының уртак мәсьәләләренең хәл ителмәвенең сәбәбе шундадыр. Һәркемнең үз спонсоры, гамәлгә куючысы, аудиториясе. Ничек инде, шулай булгач, шундый чуар каналлар һәм басмалар җыела алмый икән, бердәм татар матбугаты булсын?

Ә бәлки алар бергә җыелгач, уртак мәгълүмат мөхитен хасил итәдер? Шунысы кызык, Раил Имамовның шушы сөйләшү турында хәбәрне бер кайда да бер кем дә күрсәтмәячәк дип фараз итүе очраклы түгел. Чынлыкта да хәл нәкъ шулай булып чыкты. Мәглүмат чараларының милли үзаң тәрбияләдә ролен тикшергән секциянең исемен әйтеп, сөйләүчеләрне күрсәтеп, ишеттереп, тасвирлаган милли басма, яисә канал табылмады. Эш нидә? Яки бу тема иске һәм кызыксыз. Бәлки аның эчке каршылыгы бардыр.

Хәзерге татар басмалары, теле-, радиоканаллары җыр-моңнар, гадәттәге фикер алышулар, хатирәләр, тарихи экскурслар турында бик күп мәгълүмат таратса да, кичә, бүген, иртәгә татар халкының кайсы урында, ничек торуы, нинди вакыйгалар булуы чагылыш тапмый. Шул арада башка даирәләр һәм милләтләр икътисадны, сәясәтне, мәдәниятне, мәгьрифәтне үзләре теләгән якка борып та куя. Моны хәтта журналистларның күпчелеге дә, милли җәмагатьчелек тә белми кала. Шулай тыныч, шулай рәхәт…

бәйле язмалар

XS
SM
MD
LG