Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:20

Казанның кайчандыр үзенә күрә табигый бер бизәге булган Аккош күленә җир асты суы бирелә башлады.

Бу урын җир астыннан бәреп чыккан чишмә кебек үк итеп ясалган. Су ташлар өстеннән челтер-челтер агып күлне баетып торачак. “Казаньгеология” фәнни җитештерү берләшмәсе башлыгы Владимир Соколов әйтүенчә, ясалма кое җир астыннан суны суырта башлаганчы ук, моннан берничә көн элек, яңа кушылган яшь парлар монда килеп беренче сукмак салган инде. Җир астыннан су бәреп торган бу табигать почмагы аларның күңеленә хуш килгән.
Аккош күлен терелтә башлау чарасын карарга шәһәр башлыгы Илсур Метшин да килде. Күңеленә хуш килгәндер күрәсең, суның йомшаклыгын белү өчен кулларын да юып алды. Күл суы үзенә бер төрле булса, җир астыннан чыккан су бөтенләй башка. Суы каты икән аның. Аккош күле ятны үз итерме соң?
Матурын матур да, тик суы гына каты...
“Бу хәлдән соң күлнең суы катыланачак. Күлдәге тереклеккә каты суга акрынлап ияләшергә кирәк булачак. Кайберләре үлеп тә бетәчәк. Балыкчылар әйтүенчә, монда балык күп”,- ди Владимир Соколов. Әлеге артезиан коесын эшләтеп җибәрүчеләр фикеренчә, Аккош күле соңгы вакытларда “җан тәслим кылу” алдында булган. Ул елдан-ел кибә барган. Шуңа күрә, аны терелтеп җибәрү өчен башка бүтән юл турында уйлап утырырга вакыт та калмаган.
Ясалма чишмә күлгә тәүлегенә 2,5 мең тонна су биреп торачак. Белгечләр фикеренчә, алдагы 30-40 көн эчендә күл суының биеклеге 1,3 метрга күтәреләчәк һәм шул дәрәҗәдә тотып торылачак. Өстәмә су Аккош күленең башка өлешенә күчмәсен өчен, дамба да ясап куйганнар. Билгеле булганча, Аккош күле 3 өлештән тора. “Менә бу дамбаны төзегән вакытта, Зур аккош күле безнең күз алдында кибеп бетте дияргә була. Аны да нәкъ менә шушы ук ысул белән коткарып була”,- ди Владимир Соколов кибеп беткән күл ягына кулы белән күрсәтеп. Кем белә, бәлки бер өлешен коткарабыз дип, табигать тарафыннан җир өстеннән генә түгел, ә җир астыннан да бәйләнеш булган бербөтенлеккә киртә салынуга түзә алмагандыр ул бәлки…
“Фән һәм геологлар берләшмәсе ярдәме белән чишелеш таптык. Бик нечкә тигезлекне җимермәс өчен алга таба да без аларны игътибар белән тыңлаячакбыз”,- диде Илсур Метшин. Кипкән һәм үлеп бара торган күлләргә мөнәсәбәттә, шәһәр башлыгы беренче чиратта фән үз сүзен әйтергә тиеш дип белдерә. Әз булмаган чыгымнар да таләп ителәчәк. Метшин фикеренә күрә, күлләрне терелтү мөмкинлеге кулдан ычкынмаган әле.
Беряктан караганда, түрәләр галимнәрнең сүзенә колак сала кебек. Әмма экологлар нинди генә яңа төзелеш башланмасын, яки табигатькә карата вәхшилек баш күтәрмәсен гел чаң сугып торалар. Әле җәй башында гына Казан дәүләт университетының экология факультеты укытучылары һәм студентлары Казанның “Энергоинститут” тукталышы янындагы зур булмаган күлгә халык һәм рәсмиләр игътибарын җәлеп итү өчен, аны чистартырга чыккан иде. Бу чарадан соң күп тә үтмәде, ул күлне күмә дә башладылар.
Казан дәүләт университетының гамәли экология кафедрасы профессоры Нәфисә Минһаҗeва зур булмаган күлләрнең язмышы турында әйтеп тә торасы юк, хәтта Казансу елгасының хәле көннән-көн авырлаша бара, дип белдерә. Билгеле булганча, монда Манхеттен рәвешендә биек катлы йортлар төзү өчен Казансуның бер өлешен ком белән күмә башладылар. “Бу хәл әйләнә-тирәдәге табигатькә бик зур зыян салачак”,- дип белдерә Минһаҗева.
Сишәмбе көнне шәһәр башлыгына һәм журналистларга тәкъдим ителгән Аккош күлен терелтү ысулын да ул “каш ясыйм дип күз чыгару” булырга мөмкин дип белдерә. Минһаҗева фикеренчә, җир астыннан чыккан төрле тозларга бай булган каты су белән әлеге сулыкны тутыру аны үтерүгә генә китерергә мөмкин. Бу очракта иң кулай чишелеш өчен Аккош күленә Юдино карьерыннан су кудыру кирәк булган. Әмма ул проект зур акчалар таләп иткән. Хакимиятләр галимнәрнең сүзләренә колак салмаган. Арзанлы юлны сайлаган.

XS
SM
MD
LG