Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 17:02
Нью-Йоркта Берләшкән Милләтләр Оешмасы баш фатирында БМО гомуми җыен бара.

Җыенны БМО генераль секретаре Пан Ги-мун ачып җибәрде.

Анда АКШ президенты Джордж Буш террорга һәм атом кораллары таралуга каршы ныграк көрәшергә чакырды.

Буш Сүрия һәм Иран кебек илләр террорчылыкка ярдамне дәвам итә диде һәм халыкара җәмәгатчелекне аларга каршы чаралар күрергә чакырды.

Буш шулай ук Русиянең Грузиягә бәреп керүе зур һәм кечкенә дәүләтләрнең бертигез хокуклы булуы турындагы БМО хартиясен бозу булды диде.

Буш дөнья җәмәгатьчелеген Грузияне якларга чакырды. Ул шулай ук Украинага да яклау белдерде.

Франция президенты Николя Саркози Европа сугышка каршы диде һәм Русиягә мөрәҗәгать итеп дәүләтләрнең бербөтенлеген, суверенлыгын хөрмәт итәргә чакырды.

XS
SM
MD
LG