Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милләттән язган азгыннар


Әминә Кәримова, милләтеннән ваз кичкән хатыннарны азуда, эчкечелеккә бирелүдә гаепли
Әминә Кәримова, милләтеннән ваз кичкән хатыннарны азуда, эчкечелеккә бирелүдә гаепли

Татар зыялылары азгынлыкка чыккан хатын-кызларны гореф-гадәтләрдән ваз кичүдә гаепли.

Коточкыч җинаятьчелектә гаепләнүче татар хатыннары каян килеп чыккан? Бу сорауга җавапны, "динсезлектән чыккан" дип җавап бирәләр. Дини карашта торучылар, гореф-гадәттән ваз кичүчеләрне эчүчелек һәм азгынлык сагалап тора, дип саный.

Ә педофил хатын Лаешта торган

Балаларны җенси яктан мыскыл иткән татар хатынын мәхкәмә төрмәгә озата. 52 яшьлек ханым порнографик эчтәлекле фильмнарны балаларга күрсәткән. Асрамага алган гөнаһсыз балалар белән лесбиянлык һәм сексуаль характердагы башка җенси бозгынлык гамәлләрен кылган. Татарстан матбугаты бүген шул турыда язып "тәм таба".

“Террорчы” ханым Казанда тора

Казандагы базарга бомба куйдым дип, коткы тараткан хатын да татар булып чыккан. “Телефон террорчысы” 32 яшьлек хатын-кыз базарда шартлаткыч матдә куелган дип хәбәр итүдә гаепләнелә. Әлеге хатын Мәскәү базары эшен туктатуга ирешкән. Моны ул үзенең ир-ат дустына үч итеп эшләгән. Бу ханым да эшсез, хәмер белән дус булган, дип әйтелә.

Нидән шулай килеп чыга?

Шулай ук бүген хокук саклаучыларны наркотиклар проблемасы да борчый. Алар хәбәр итүенчә, Татарстанда 2008 елның беренче яртыеллыгында гына да инде 131 наркоман үлгән. Наркотик һәм психотроп матдәләр кулланучылар, сатучылар арасында да татар кызлары бар. Шул ук наркология өлкәсенә караган аракыны (җиңел наркотик сыекчаны) эчүче апалар да шактый. Нидән шулай килеп чыга?

“Хатыннар да, ирләр дә азды хәзер. Татар балаларына элек чын милли һәм дини тәрбия бирелмәде, шуңа күрә кешеләр безнең халыкка хас булмаган начар гамәлләргә күнекте. Балалар да, аналар да еш кына гореф-гадәтне белми ”, дип сөйли ТИҮ активисты Әминә Кәримова.

Аракы белән марихуана ят нәрсә иде, диләр

Татлы шәраб, ромлы кәнфит, салкын сырадан башланган тормыш наркологик диспансер белән дә тәмамлана.

Әминә абыстай аракы яки әфьюн куллану кебек наркологик проблемалар татарлар өчен элек ят нәрсә иде, дип саный.

“Без үз асылыбызны югалта яздык, шуңа күрә татарда эчкече күп, хәзер наркоманнар да чыгарга мөмкин”, дип саный ул. Кәримова, динсез кешеләр башка төрле әхлаксыз гамәлләрне дә кыла ала, ди, балаларны аздырган хатынга ишарә ясап.

Наркология янында җинаять кодексы

Наркотиклар әйләнешенә контрольлек итүче федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе вәкиле Валерий Абдуллин быел тугыз меңнән артык наркоман дәваланып алды инде дигән. Шик астына алынган яки даими тикшерелә торган наркоманнарның исәбе дә 5 меңнән артып киткән. Белгечләр гашиш, марихуана, аракы янында җинаятьчелек тә бик еш очрый, ди. Эчәргә дә, кадалырга да башта гына акча җитәрлек була. Аннары куллану ешайгач, кесәләре тарая, бирүче дә калмый. Урлап яки талап, үтереп таба башлыйлар. Шулай ук аңы исергәннәр, хисләнеп сугышырга, пычак чыгарырга да булдыра.

Алар арасында студентлар, мәктәп укучылары да шактый. Быел әйтик, төнге клубларда, яшьләр күңел ачу урыннарда 120 кеше наркотик белән тотылган. Аларның сигезе балигъ булмаганнар исемлеген тулыландырган.

Дәүләт мәчеттән ярдәм көтә

Тик дәүләт берүзе генә борчулы агымны туктата алмый. Әйтик Татарстан хөкүмәтенең наркотикларга каршы көрәш алып бару эшен координацияләү бүлеге башлыгы Разыя Садыйкова билгеләп үткәнчә, наркоманияне кисәтүдә алар мөселман оешмалары һәм чиркәүдән дә ярдәм көтә.

Дини егет-кызлар тәртиплерәк

Наркомания яки эчкечелектән хали булган, әхлаки проблемалары булмаган кешеләр дә бар бит. Яшьләр арасында да. Алар арасында татарлар да, урыслар да бар. Шулай да дини һәм милли җанлы егет-кызлар тәртиплерәк, дип саный Миләүшә Закирова. Миләүшә педагогика университетында укый. Ул: “Бик күп дини яшьләр бар хәзер. Алар башкалардан аерылып тора. Сыра, аракы эчмиләр, тәмәке тартмыйлар. Кызларны мыскыл итеп йөрмиләр. Мин андый егетләрнең мәгънәсез яки әхлаксыз эшләр эшләмәячәген беләм”, диде.

XS
SM
MD
LG