Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда фәнни конференция узды


Самарда “Русия – Балкан – Идел буенда төрле дини конфессияләрнең милләтара мөнәсәбәтләрдәге урыннары” исемле фәнни конференция узды.

Бу җыенны Самар өлкә хөкүмәте, Русия фәннәр академиясенең тарих институты, Русия фәннәр академиясенең славян институты, рус правослау чиркәвенең Самар епархиясе, Русия фәннәр академиясенең Идел буе бүлекчәсе, Самар дәүләт педагогия университеты оештырдылар. Конференция эшендә Русия галимнәре белән бергә Монтонегро һәм Болгарстан мәмләкәтләре вәкилләре катнашты.
Беренче көнне чыгышлар тәкъдим ителде, ә инде икенче көнне галимнәр дүрт секциягә бүленеп эшләде. Дүрт секциядә дә сүз диннәр, үзара мөнәсәбәт, дәүләт карашы, сәбәпләр, тарихи тәҗрибә, төбәктәге проблемнар, славян һәм ислам дөньясы турында сүз барды.

Мәскәү галимнәре үзләренең чыгышларында правослау, исламнан тыш, күңелләре тырналмасын диебрәк иудаизм белән буддизмга да аз гына кагылдылар. Галимнәр авызыннан гомумрусия чынбарлыгына кагылган ашык-пошык кына фикерләр дә әйтелде:

- Бүгенге Русия аксөякләренең 63%-ы балаларын Европа илләрендә һәм Америкада укытасылары килә икән;

- Русия элитасының 35%-ы балаларының чит илләрдә яшәвен тели;

- Соңгы унбиш елда Русиянең Ерак Көнчыгышында тулы бер буын үсеп җиткән. Аларның күпчелеге Сеул һәм Пекинда булалар, ә Мәскәүне күргәннәре юк;

- Самар студентларының күпчелеге Европаның утыздан артык шәһәрендә булганнар, ә Мәскәүгә бармаганнар;

- Бүгенге көндә Русия төбәкләрендәге журналистларда ватанпәрвәрлек хисе Мәскәү журналистларыннан өч башка югарырак;

Конференциянең рәсми бүлеген яшь атакай чыгышы белән башлап җибәрделәр. Чыгышында ул: “Русия татарларны көчләп чукындырмады, ә чукындыру инандыру аша барды”, дип әйтте.

Мәҗбүри алып килгән 800-гә якын студент бу фикерне сеңдерде. Чыгыш ясаучылар алмашынып торды, һәр нотыкчыдан соң урыннарыннан сикереп торып 30-40 студент залны бушатты.

Конференциянең беренче көнендә галимнәр йортының фойесында чиркәүлеләр бер өстәлгә үзләренең тәреләрен, атакайларның өс киемнәрен куйганнар иде, ә Самар Җәмигъ мәчете ике зур өстәлдә рус телендә басылган Ислам турындагы әдәбиятны, төрле-төрле бизәлештәге Коръәннәрне, дин атрибутикасын тәкъдим иткән иде.

Мин “Славян һәм ислам дөньялары: үзара хезмәттәшлек тәҗрибәсе” секциясе эшен тыңлап утырдым һәм шундый фикер туды. Биредә сүз аралашуга караганда, правослау диненең өстенлеген сөрделәр, Мәскәүдән килгән яшь вәкил татарларны көчләп чукындыруны танымыйча, “крещение шло через убеждение”не алга сөрде. Хәтта татар теленә дә күсәк күтәрде, ул тел кирәкми икән.

Конференцияне ачып җибәргәндә хор җырлар башкарды, ә шул вакыт экраннарда сурәтләр алмашынды: табигать, чиркәүләр, тәреләр, сугыш, ялкын, ут... Мәчеткә һәм исламга ишарә булмады.

Президиумдагы 7 урындыкта атакай һәм галимнәр урын алган иде, ә икенче рәттә 8-нче булып үзе Самар Җәмигъ мәчетенең баш имамы Иршат Сафин утырды. Ул Тәлгать Таҗетдинның тәбрикнамәсен уку белән генә чикләнде.

Конференция эшендә, Казаннан тарих фәннәре докторы, профессор Гамирҗан Дәүләтшин да катнашты. Ул Русиядә Исламның таралу мәсьәләренә тукталды.

“Бу бик кирәк конференция. Ләкин дә бу сөйләшүләр шома гына барырга тиеш түгел. Милләтләр, диннәр дус яши формасында түгел, ә катлаулы проблемаларны өскә чыгарып, бер уртак фикергә килергә кирәк. Проблемалар хакында ачыктан-ачык сөйләшергә кирәк. Мондагы чыгышларны тыңлап карасаң, татарларны чукындыруда бик шома барган

Ә бит көчләп чукындыру өстенә әле административ рәвештә чукындыру булган. Чукынган егетләрне 25 еллык гаскәр хезмәтенә алмаганнар. Шундый закон булу өстенә дә, халыкның 8%-ы гына алданган, Әби патша чорында шуларның яртысы диненә кире кайта.

Мондый конференцияләрдә барчасын да уртага салып сөйләшү кирәк. Тыныч юл белән хәл итү кирәк. Беребезгә дә сугыш кирәкми”, диде Гамирҗан Дәүләтшин.
XS
SM
MD
LG