Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда шартлау 1 кешене үтерде, 13-не яралады


Пакстанның көньяк-көнчыгында интихарчы бомба шартлатып яшь бер кызны үтерде һәм 13 кешене яралады. Яраланучыларның күпчелеге хәрбиләр.

Һөҗүм Балучистан виләяте башкаласы Куитта һава аланына баручы юлда булган.

Иран һәм Әфганстан чикләре янындагы табигый газга бай Балучистан виләятендә күбрәк мөхтәрият һәм табигый байлыклар кеременнән күбрәк өлеш алу өчен гыйсъянчылык бар.

Бу төбәктә шулай ук Талибан оештырган дип саналучы һөҗүмнәр дә булды.
XS
SM
MD
LG