Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:19

Пхеньян атом реакторын яңадан эшләтә башлый


Төньяк Корея үзенең Йоңбьон атом реакторын бер атна эчендә яңадан эшләтә башларга җыена.

Халыкара атом энергия идарәсе очрашуында катнашучы рәсмиләр шулай ук Пхеньян Йоңбьондагы бикләрдән идарә мөһерләрен, күзәтү җиһазларын алды, идарә күзәтүчеләре моннан ары ул корылмага кертелмиячәк дип белдерде диде.

Төньяк Корея АКШ, Япония, Кытай, Русия һәм Көньяк Корея белән коралсызлану өчен - ярдам килешүе нигезендә Йоңбьонның зур өлешен сүткән иде инде.

Әмма узган атнада Пхеньян АКШны килешү шартларын үтәмәүдә гаепләп реакторны яңадан эшләтә башлыячагын белдерде.

XS
SM
MD
LG