Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ил башы кайтуга хезмәт бүләкләре


Шәймиевнең ялдан кайтуын көтү һәм халыкара даирәләрдә республиканың тәкъдимнәрен яңгырату бу атнада җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә тора.

Күрше Башкортостанда президент һәм аның гаиләсе тирәсендә каршылыклы фикерләр куерганда, Татарстанда хәл башкарак.

Атна башыннан ук Татарстанда гына түгел, бөтен Русиядә һәм чит илләрдә Миңтимер Шәймиевнең ялдан кайтуын көттеләр. Президентның әле һаман да кайтып эшкә чыкмавы ачыклангач, тагын имеш-мимешләр куерды. «Кайтмый, үзен күрсәтмиләр – эшләр харап», дигән фаразлар ишетелде. Президентның мәгълүмат үзәге җитәкчесе Айрат Зарипов бу хакта белдерү ясады. “Миңтимер Шәймиев исән-имин, көн саен озаклап суда йөзә, киләсе атнада ялдан кайта”, диелде.

Кайберәүләр моңа да бик ышанып бетми. Әмма президент парламентка канун проектлары кертә, котлаулар, бүләкләүләр турында документлар имзалый. Эшнең асылын белгән кешеләр хәзерге заманда электрон почта аша теләсә нинди документны теләсә кайда өйрәнеп хәл итүнең җиңел булуын әйтеп торалар. Үзе эшли, үзе катмый һәм күренми.

Вак-төяк эш буенча түгел, ә иң зур проблемалар ялда ятучыны да сикереп торгызырлык. Мәсәлән, быел Татарстанда 6 миллионнан артык икмәк үстерелде. Авыл хуҗалыгында эшләүче бер җитәкче үзара генә сөйләшкәндә ”Президент кайтуга безнең бүләгебез әзер”, диде. Миңтимер Шәймиевнең басулардагы тормышны белеп, икмәк уңышын зурлавы беркемгә дә сер түгел.

Соңгы көннәрдә республикада булган вакыйгаларга шундый күз белән карарга да була икән. Казан үзәгендә трамвай юлларын сүтәләр. Берәүләр, бөкеләрдән котылабыз, машина юлы киңәя, дип сөйенә, икенчеләр, 100 елдан артык Казанны бизәп йөргән трамвайдан башка шәһәрне күз алдына да китерә алмый. Өченчеләр исә, трамвай юлы сүткәндә, яңарак кына салынган матур ташларның кая озатылуы турында борчылып, шул ташлардан күзен алмый. Ә бит кемдер бу байлыкны коттеджына ташытырга мөмкин, алла сакласын. Президент ялда булганнан файдаланып диясе килә.

Хәер, шаярсаң да, шаярмасаң да коррупция өлкәсендә Татарстан Русиядә икенче урынга чыккан, дип рәсми каналлар «сөенче» алды. “Точмаш” заводы кирәкле стратегик ширкәтләр исемлегеннән төшерелеп калдырылган. Хәзер инде аны башка әйбер чыгарырга көйләүләре дә мөмкин. Финанс яклар чамалы булгач, берәрсе очсызга сатып алса да аптырамассың.

“Рубин” футболчылары бер-бер артлы иң шәп командаларны җиңеп, Русия чемпионы булырга әзерләнәләр. Ә менә “Ак Барс” хоккейчылары инде өч тапкыр рәттән җиңелеп, президентның кәефен кыралар. “Трактор” командасы тәгәрмәче астында калганы җитмәгән, Уфадагы “Салават Юлаев” камчысы астында 2-4 хисабы белән җиңелү милли горурлыкка да, республика абруена да суга.
Төрле тәртип бозулар, криминал вакыйгалар да булгалап тора. Шулай да, бу юлы президент ялдан кайтуга сөенче ала торган хәбәрләрне санап чыгарырга булдык. Камал театры җитәкчеләре Шамил Закиров һәм Фәрит Бикчантаев Белорусиядә үткән зур театр фестиваленнән кош тоткандай куанып кайттылар.

Волгоградтан Казанга көймәгә төялгән чиркәү килә, ди. Православ рухын тарату өчен бер хәрби көймәне 2004 елда Владимир каласында чиркәүгә әйләндереп корганнар да, “Святой Благоверный князь Владимир” дигән исем кушканнар. Князь диелсә дә, чынлыкта бу көймә шагыйрь, җырчы Владимир Высоцкий хөрмәтенә шулай аталган, ди. Ике куполлы һәм кыңгыраулы йөзә торган чиркәү берьюлы йөзләрчә кеше кабул итә ала. Хәзер балаларны чукындыру модага кергән, бигрәк тә йөзә торган чиркәүдә чукындырсаң, абруйлы санала икән. Шатланыргамы моңа, кайгырыргамы? Хәзергә Казан епархиясендә йөзә торган чиркәүнең Казанда ниләр майтарачагын белмиләр. Күрәсең, алардан сораучы булмаган.

Әйтергә кирәк, Казан семинариясендә православ динен өйрәнүчеләргә ислам турында да сабак бирә башлаганнар. Күршеңнең динен белгәч, үз динеңне аңлату җиңелрәк, дигәннәрдер.

Президент кайтуга, шәһәр хуҗалыгы да халыкка бүләк әзерләде. Атна уртасында Казандагы шифаханәләргә, балалар бакчаларына һәм кайбер торак йортларга җылы бирә башладылар. Югыйсә, менә ике атна инде һәр өйдә электр җылыткычлар кабызып, дер калтырап утыру туйдырган иде.
XS
SM
MD
LG