Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрак парламенты җирле сайлаулар канунын раслады


Гыйрак парламенты илнең төньягындагы нефтькә бай Киркүк шәһәренә бәйле сәяси бәрелешләрдән соң җирле сайлаулар канунын раслады.

Парламент сайлауларны 31 декабрьдән дә соңга калмый үткәрергә карар итте һәм Киркүк турында карар кылуны кичектерде.

Сайлаулар башта октябрьгә билгеләнгән иде. Әмма Киркүк мәсьәләсе сәбәпле сайлаулар канунын раслау сузыла килде.

Киркүк өчен гарәпләр, көрдләр һәм төрекмәннәр тарткалаша.
XS
SM
MD
LG