Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ үзәк банкы рәисе зарур булганча эш итмәкче


АКШ үзәк банкы рәисе Бен Бернанке финанс кризисының начарая баруы АКШ икътисадының үсүенә зур каршылык тудыра ала дип зарур булганча эш итәчәген белдерде.

Бернанке Конгрессның уртак икътисадый комитетында президент Джордж Буш идарәсенең финанс кризисыннан чыгу өчен 700 миллиард доллар бүлү планы турындагы сорауларга җавап бирде.

Конгресс әгъзалары бу планның нәтиҗәле булачагына шик белдерә.

Бернанке тагын бер мәртәбә, әгәр бу план гамәлгә ашырылмаса, коточкыч нәтиҗәләр булачагы турында кисәтте.

Сишәмбе көнне Бернанке һәм финанс министры Һенри Полсон Сенатның банк комитетында чыгыш ясап, тиз арада чара күрелмәсә, финанс кризисы АКШ икътисадының барлык тармакларына тәэсир итәчәк дип кисәтте.
XS
SM
MD
LG