Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Рамазан гаетенә әзерләнә


Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый.
Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый.

30 сентябрьдә Татарстанда һәм Русия мәчетләрендә Ураза гаете ясала. Гаеткә кадәр диндарларга 50 сум фитр бирергә тәкъдим ителә.

Традиция буенча, бу көнне “Татарстан –Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе, Кол Шәриф мәчетендә узган төп бәйрәм чарасын турыдан-туры күрсәтеп тә торачак. Анда бәйрәм вәгазен һәм гает намазын Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый укыячак. Бәйрәмнән туры трансляция иртәнге алтыда башлана.

Рамазан бәйрәме җитү уңаеннан Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый республика мөселманнарына мөрәҗәгатен дә юллады. Ул анда барлык халыкларга да тынычлык һәм шатлык, бәхет һәм сәламәтлек, һәр йортка иминлек, иркен тормыш бүләк итүен сорап Раббыга ялварган. Мөфти котлаулары барлык мәчетләргә дә юлланган.

50 суммы, 100 суммы?

Ә диндарлар, Рамазан гаете алдыннан фитр сәдакасын биреп калырга ашыга. Аны быел голәмәләр шурасы гадәти уртача хәлле кешеләргә илле сум итеп тәкъдим итә. Нәзарәтнең матбугат хезмәте, бу акча беренче чиратта якын-тирәдәге мохтаҗларга бирелергә тиеш, дип саный. Шулай ук күп кенә мәчетләрнең утка, суга, имамны тотарга, шәкертләр уктытырга мөмкинлеге юк. Шуңа күрә күпләр ул акчаны яки гадәти сәдакане дә мәчеткә тапшыра. Ә хәллерәк мәчетләрдә, кергән хәерне авылдагы сырхаулар, бәла-каза күрүчеләр белән бүлешү гадәте дә бар.

“Кереме артыграк булган кешеләр 100 сум күләмендә дә сәдака тапшыра ала. Шулай ук ураза тота алмаган кеше фидия түли, бер тотылмаган көн өчен фәкыйрьне ашата яки ризык алырга акча бирә. Аның күләме шулай ук 100 сум тәшкил итә”, - дип киңәш итә мөфти урынбасары Рамил хәзрәт Юнысов.

Гаеттән соң бәйрәм кичәләре ясала

Йола намазлары белән бергә Казанда мәдәни чаралар да көтелә. Әйтик 30 сентябрь көнне “Шәрык” клубында Рамазан бәйрәме узачак.

Икенче октябрь көнне исә Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында “Рамазан кичәсе” ясала. Бәйрәмне Диния нәзарәте, татар конгрессы оештыра. Анда Коръән укулар, мөнәҗәтләр башкару, театральләштерелгән тамаша булачак. Чара кысаларында җәмәгать белән намаз уку һәм чәй мәҗлесе дә көтелә.

XS
SM
MD
LG