Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Маккейнның дебатларны кичектерү тәкъдименә каршы


АКШ президентлыгына республиканнар намзәте Джон Маккейн сайлау алды көрәшен туктатып торып финанс кризисыннан чыгу өчен Конгресс әгъзаларына ярдам итәргә Вашингтонга кайтты.

Әмма Маккейнның көндәше демократ намзәт Барак Обама Маккейнның бу җомгага билгеләнгән беренче телевизион дебатларны кичектерү тәкъдимен кире какты.

Обама ноябрьдә үтәчәк президент сайлау якынлашканда американнарга Маккейн-Обама дебатларын күрү бик тә кирәк диде.

АКШның президентлык дебатлары комиссиясе Маккейнның кичектерү тәкъдименә карамастан бу дебатларны алдан билгеләнгәнчә, җомга көнне үткәрергә җыенуын белдерде.
XS
SM
MD
LG