Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиевнең кайтуына 3 көн калды


Президент Миңтимер Шәймиевнең эшкә чыгуына 3 көн калып бара. Матбугатта бу уңайдан фикерләр төрлеләнә бара.

Татар тотып карамый - ышанмый диләр бит. Шәймиев эшкә чыкмыйча, татар җәмәгатьчелеге тынычлана алмас ахыры. Матбугатта да бу уңайдан фикерләр төрлеләнә бара.
“Звезда поволжья” газетасының чираттагы санында сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов янә бу темага туктала. “Шәймиевнең үлеме турында гайбәт таралганнан соң, татарстанлыларның аны күпме дәрәҗәдә хөрмәт итүе билгеле булды. Халык Шәймиевнең үзе бер тарих булуын аңлады.
Мортазинның гайбәте рәсмиләр өчен зур тикшерү булды. Нәтиҗәдә аларның замана шартларында, көтелмәгән борылышларда көчсез калуы ассызыклана”, ди Рәшит Әхмәтов. Автор фикеренчә, миллионлаган доллар байлык җыйган түрәләрнең дәүләт аппаратыннан ирекле буласылары килә. Шәймиев абруен алар әлегә кадәр түзеп торды. Чөнки бу катламны Шәймиев үзе булдырды. Ул алар өчен ата булып тора. Әмма бу түрәләр үсә һәм аларның бергәләп идарә итәселәре килә. Бу буржуаз инкыйлабны хәтерләтә. Биредә бер җитәкче аларга элмә такта урынына гына кирәк. Түрәләр арасында мондый хис еллар буе җыелып килгән. Хәзер җае чыккан вакытта болар барысы да күренә башлады”, ди журналист.
Язмада Рәшит Әхмәтов, Русия җитәкчелегенең Шәймиев урынына кемне билгели алачагы турында да уйлана. Аның фикеренчә, республикада суверенитет идеясен бөтенләй бетерүче җитәкче роленә Рәшит Нургалиев барачак.
Газетада икенче бер мәкаләдә, Рәшит Әхмәтов, Татарстан президенты белән Ирек Мортазинның элекке дустанә мөнәсәбәтләре турында яза. Татар җәмәгатьчелегенең кайбер әгъзалары, заманында Шәймиев Мортазинны үз малае кебек яратты, дип искә ала. Ирек Мортазинның ничек итеп президент матбугат сәркатибе булуына килгәндә, “Звезда поволжья”да мондый тарих язылган. “28 яшендә Мортазин баш күзләү идарәсе капитаны. Заманында Азәрбәйҗан президенты Габделфәз Әлчебәй аңа генерал-лейтенант дәрәҗәсен биреп, илнең баш күзләү идерәсен җитәкләргә тәкъдим иткән. Әмма ул бу тәкъдимне кире кагып, Казанның “Молодежь Татарстана” газетасында корреспондент булып эшли башлый. Психолог Рамил Гарифуллин, ул вакытта ук инде Ирек Мортазинда “йолдызлык чире” булуын искә ала.
Рәшит Әхмәтов сүзләренчә, Мортазин нинди генә яңалык чыгармасын, ахырдан ул барыбер гайбәт һәм буш сүзләр булып чыга. Язмада ул берничә мисал да китерә. Соңгысы Мортазинның, президент вазифасының бетерелүе турындагы гайбәт. Әмма ничек кенә булмасын, Рәшит Әхмәтов Ирек Мортазинга җинаять эше кузгатуга каршы. Бу гамәл киресенчә, мәгълүмат дөньясында аның абруен арттыра гына”, ди ул.
Мортазин артында кем тора дигән сорауга килгәндә, Әхмәтов ике фикер әйтә. “Беренчесе, бәлки кемдер шул сәбәпле акция базарында акча эшләп калырга теләгәндер. – ди Рәшит Әхмәтов. - Чөнки бу көнне “Татнефть” миллиард ярым акчасын югалта. Икенчедән, гайбәт чыгаруның сәбәбе, күптән түгел Шәймиевнең төбәк җитәкчеләре кабаттан сайлана башларга тиеш дигән сүзләренә бәйле булырга мөмкин. Русиянең Абхазия бәйсезлеген тануы, татарстанлыларны да бәйсезлеккә рухландырды. Бәлки бу гайбәт татарларда мондый хисне бетерү йөзеннән чыгарылган”, дигән фикерен дә кире какмый Әхмәтов.
XS
SM
MD
LG