Accessibility links

Русия агентлары Чехиядә эшчәнлек алып баруда гаепләнә


Чехиянең күзләүгә каршы хезмәте Чехиядәге Русия агентлары җәмәгатьчелекнең илдә АКШ ракетадан саклану корылмасы урнаштыруга каршылыгын арттырырга тырыша дип белдерде.

Бу хезмәтнең еллык хисабында Русия агентлары былтыр Чехиядә АКШ радарларын урнаштыру мәсьәләсе турында хөкүмәттән тыш оешмалар, сәясәтчеләр һәм киңкүләм мәгълумат чаралары белән элемтәгә кергән диелә.

Мәскәү АКШның ракетадан саклану корылмасы Русиягә куркыныч тудыра ди.

Чехия хөкүмәте радарларны урнаштыру турында килешүне бу җәйдә имзалады. Хәзер аның ил парламентында раслануы зарур.
XS
SM
MD
LG